2020 елның 21 октябреннән 5 ноябренә кадәр федераль бюджеттан субсидияләр алырга дәгъва итүче станок инструменталь продукция җитештерүчеләрен квалификация буенча сайлап алуга гаризалар кабул ителә. Субсидияләр сатып алучыларга мондый продукцияне сатып алганда ташламалар бирү максатларында бирелә.
Җитештерүче берничә төр продукция җитештерә икән, ул һәр шундый төр продукциягә карата квалификация сайлап алуында катнашу турында гариза бирә.
Квалификация нигезендә сайлап алуга кагылышлы барлык сораулар буенча Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Станоклар төзү һәм инвестицияле машина төзелеше департаменты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Җамалетдинов Хәйрулла Алибек улы, тел.: 8 (495) 870-29-21 (өст. 22577), электрон почта адресы: dzhamaldinovkha@minprom.gov.ru;
Козодаева Анастасия Андреевна, тел.: 8 (495) 870-29-21 (өст. 28361), электрон почта адресы:kozodaevaaa@minprom.gov.ru.
Квалификация нигезендә әлеге сайлап алу буенча гариза тапшырган очракта, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына электрон почта буенча хәбәр итүегез сорала: mpt.invest@tatar.ru.
Мондый илкүләм проект ни өчен кирәк, анда катнаша торган компанияләр нинди нәтиҗәләр күрсәтә һәм дәүләткә моннан ни файда? РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек департаменты директоры Александр Молодцов «МИР 24» телеканалына шул хакта сөйләгән.
- Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проект нигә кирәк? Бу бизнес эше түгелмени? Сүз дәүләт катнашындагы предприятиеләр турында гына түгелме?
Александр Молодцов: Әйе, сез хаклы. Дәүләт катнашындагы предприятиеләр турында гына түгел, ә шәхси бизнес турында да сүз бара. Кайчандыр куелган барлык гипотезалар да расланды: предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда ярдәмгә мохтаҗ.
Проект старт алгач, без Россия предприятиеләре һәм аларның көндәшләре арасында Германия һәм АКШтан ике-өч тапкыр аерма булуын аңладык, ягъни безнең предприятиеләр тышкы базарда да, эчке якта да түбән җитештерүчәнлек аркасында конкурентлыкка сәләтле түгел. Безнең предприятиедәге бер хезмәткәр, чит ил предприятиесендә эшли торган шундый ук хезмәткәр белән чагыштырганда, күбрәк һәм озаграк эшләп тә, азрак продукция җитештерә, ә компанияләр азрак керем ала.
Безнең бурыч – уңайлы шартлар һәм дөрес көйләнгән процесслар хисабына кешеләргә күбрәк эшләү өчен этәргеч бирү, ә кешеләр нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый, предприятиеләр зур финанс нәтиҗәсен ала.
- 2018 ел ахырында илкүләм проект старт алды. Нәрсәләр эшли алдык?
Александр Молодцов: Без 1800 артык предприятиедә эшлибез. Кайчак предприятиеләрнең без көткәннән дә тизрәк үсеш алуын күрәбез. Безнең максат бар – без эшли торган предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру, ләкин без илкүләм проектка кергән беренче 45% һәм аннан күбрәк предприятиеләрнең 10% артыграк үсеш алуын күрәбез. Бу безнең куйган тырышлык нәтиҗәсе.
Үсеш потенциалы зур, ул еш кына без планлаштырганны да уздырып җибәрә. Әгәр тагын да сизелерлек нәтиҗәләр турында сөйлибез икән, моны предприятиеләрнең күбрәк эшли, салымнарны күбрәк түли башлавында күрәбез.
Беренче предприятиеләр буенча карасак та, без дәүләт тоткан акчаларның, хәтта күбрәк тә, салым рәвешендә кире кайтуын күрәбез. Шул ук вакытта хезмәткәрләр өчен уңайлылыклар арта: алар шулай ук эшли, әмма нәтиҗәсе күбрәк күренә.
- Конкрет мисаллар китерә аласызмы?
Александр Молодцов: Мәсәлән, Пермь краенда «Уралбумага» һәм «Суксунский оптико-механический завод» дигән ике предприятие бар. Алар илкүләм проектта катнашучылар составына беренчеләрдән булып керде. Безнең белән җитештерү системасының нәрсә икәнен аңлый, предприятиегә нәтиҗәлелекне арттыруда ярдәм итә ала торган иң яхшы белгечләр эшли, һәм беренче айда ук «Суксунский оптико-механический завод» эш нәтиҗәлелеген – 38%ка, икенче предприятие 17%ка арттырды, шул ук вакытта аларда күп күләмдә акча да янга калдырылды, безнең белгечләр югалту өлешен табып, эшләмичә буш тору очракларын ачыкларга ярдәм итте. Мисалларның тагын берсе. Предприятиедә складлар эше – саклау системасы дөрес оештырылмаган булган, шуның аркасында предприятие 70 млн. сум акча югалта торган булган.
Бездә авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар. Мәсәлән, Белгород өлкәсенең «Михайловское» хуҗалыгы. Анда сауган сөт күләмен арттыру мөмкин булды. Һәр фураж сыеры, эш башланган чор белән чагыштырганда, өч литрга күбрәк сөт китерә башлаган. Нәтиҗәдә, керемнәр арта, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы арта, аларга булган йөкләнеш арттырылмый, гадәти итеп кенә әйткәндә, предприятиедә эш дөрес оештырыла. Безнең төп бурыч та шунда – без эшчәнлек системасын төзергә булышабыз.
Бездә күп кенә предприятиеләр өчен үтемле булмаган белгечләр күп. Россиядә экспертлар бик аз. Проблеманы хәл итү өчен, без илкүләм проект кысаларында тулы бер структура булдырдык, бездә федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре, аларда базарда иң яхшы белгечләр эшли. Алар эшчәнлек процессын оештыруның нечкәлекләрен белә. Алар предприятиегә килә һәм бушлай нигездә аңа бу процессны җайга салырга булыша.
- Илкүләм проектка кушылу өчен предприятиегә нәрсә эшләргә кирәк?
Александр Молодцов: Иң беренче чиратта теләк кирәк, чөнки без милекче, җитәкче мотивациясеннән башка зур нәтиҗәләргә ирешеп булмас дип ышанабыз. Без предприятиенең бу эшкә мотивацияле булуына игътибар итәбез. Билгеле бер критерийларга туры килергә кирәк: әйтик, предприятие җитештерү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш тармакларының берсенә карарга тиеш. 2021 елдан сәүдә тармагы да өстәләчәк.
- Ни өчен төзәтмәләр кертергә булдыгыз?
Александр Молодцов: Яхшы җайга салынган механизмнарга кагылмыйбыз, киресенчә, аларны үстерәбез. Барысы да кала, экспертлар предприятиеләрдә эшләвен дәвам итәчәк, аларга нәтиҗәлерәк булырга ярдәм итеп, хезмәткәрләр өчен уңайлылыкны арттырачаклар. Әмма без эшчәнлегебезне киңрәк колачларга, күбрәк предприятиеләрне җәлеп итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Без предприятиеләргә тизләтелгән цифрлаштыру хисабына тагын да заманчарак һәм технологияләр ягыннан алга китүдә ярдәм ителергә тиеш, дип саныйбыз.
Без һәр предприятие-катнашучы куллана ала торган система ясарга планлаштырабыз. Алар автоматлаштыру процессын тагын да җиңелрәк узачак, һәм без аларга ясалачак система хисабына ярдәм итәчәкбез.
Без предприятиеләргә яңа партнерларыбыз – WorldSkills – хезмәткәрләрне оператив рәвештә яңадан әзерләгән вакытта аларга нинди компетенцияләр җитешмәвен ачыклауда ярдәм итәрләр дип планлаштырабыз. Хезмәткәр, нәтиҗәлерәк эшли алсын өчен, үзенә җитешмәгән әйберләргә өстәмә өйрәнү мөмкинлеген бушлай алачак.
- Үзгәрешләр нәтиҗәсендә нинди максатларга ирешү күздә тотыла? Һәм нинди срокта?
Александр Молодцов: Илкүләм проект 2024 елга кадәр планлаштырылган. Бүгенге көндә максатларыбыз кимендә 6300 предприятиебез адреслы ярдәм алырлык итеп формалаштырылган. Безнең бурыч – бу предприятиеләрдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген кимендә биш процентка үстерү. Бу өстәлгән кыйммәтнең зураюына китерәчәк, ул исә үзеннән-үзе, предприятиеләр күбрәк акча эшләячәк, бюджетка күбрәк салым түләячәк, хезмәт хаклары артачак, дигән сүз.
Бездә барысын да күбрәк җәелдерү өчен яңа чаралар да өстәлә. Эшебез нәтиҗәләре буенча предприятиеләр продукция җитештерә башлап кына калмыйча, тизрәк эшли дә башлаячак. Предприятиеләргә бу продукцияне кая куярга дигән сорауга җавап та бирергә кирәк бит әле. Әгәр алар аны кая юнәлтәсен аңлап эш итә икән, бик яхшы, без исә аларга экспортка чыгарга булышабыз.
Безнең партнерыбыз – Россия Экспорт үзәге, аның белән безнең уртак «Экспорт мәктәбе» проекты бар. Хәтта беренче кушылган предприятиеләр дә 3 млрд сумнан артык күләмдә беренче экспорт контрактларына чыкты. Алга таба алар моны даими һәм системалы рәвештә эшләячәк. Мондый чаралар шактый күп.
- Күпме акча тотылачак?
Александр Молодцов: Бюджет чыгымнарының күләме 2024 елга кадәр 23 млрд. сум булыр дип уйлыйбыз.
- Бу акчаны тулай эчке продуктка инвестицияләр дип санаган очракта, дәүләтнең табышы нинди булачак?
Александр Молодцов: Илкүләм проектны Россия икътисадына инвестицияләр дип санарга мөмкин. Дәүләт алачак табыш та санаулы. Без аның ничек формалашуын аңларга мөмкинбез. Иң баштан ук илкүләм проектка кушылган предприятиеләр буенча без үлчәүләр үткәрдек. Предприятиеләр үз эчендә өстәмә рәвештә 3 млрд. сумнан артык өстәмә бәя алды, сүз нибары 200 предприятие турында бара. Түләнә торган салымнарның аларга ярдәм итү өчен дәүләт тоткан сарыфларны каплавын аңлыйбыз. Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәбез. Аңлашыла инде, бар җирдә дә мондый нәтиҗәләр булмаска мөмкин, ләкин без, салымнар арту хисабына, дәүләт бу акчаларны компенсацияләр дип көтәбез.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VIII ачык республика телевизион фестивален уздыру вакытлары билгеле булган, әлеге чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза.
13, 14 ноябрь көннәрендә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда фестивальнең зона этабы узачак. Казанда конкурсның зона этабы 20, 21 ноябрь көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында оештырылачак.
«Наше время – Безнең заман» фестиваленең суперфиналы 27-28 ноябрь көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак. Гала-концерт 30 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. «Фестиваль барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак. Роспотребнадзорның тиешле рөхсәте бар. Шуңа күрә предприятие вәкилләре, кирәкле социаль дистанцияне оештыру мөмкинлеге булсын өчен, график буенча төрле вакытта киләчәк. Катнашучылар өчен кире элемтә мөһим булганга күрә, без зур залларда мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр уздырырга планлаштырабыз. Термометрия, сәхнәне санитар эшкәртү һәм килеп туган хәлгә бәйле башка кирәкле чаралар оештырылачак», – дип хәбәр итте эшләүче яшьләр иҗаты фестиваленең башкарма директоры Наталья Смирнова.
Исегезгә төшерәбез, быел «Наше время – Безнең заман» фестивале тарих өчен әһәмиятле ике датага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Фестивальгә катнашучылар гаризаларны онлайн режимында биргән. Ел дәвамында эшче һөнәр вәкилләре Интернет ярдәмендә репетицияләр үткәреп, конкурска актив әзерләнгән.
Быел фестивальнең мөһим яңалыгы «Безнең заман геройлары» дип аталган махсус бүләк булачак. Мактаулы бүләк дәрәҗәле Гран-прига лаек булган командага, ләкин барлык номинацияләр буенча 1 урын алган баллар җыелмасы буенча биреләчәк.
Җиңүче иң яхшы командалар ТЯГ телеканалында «Наше время – Безнең заман» фестиваленнән «Безнең заман геройлары» телевизион тапшыруында күрсәтеләчәк. Проект май аенда башланып китте. Ул төп эше белән иҗат эшчәнлеген уңышлы гына берләштерә алган фестивальдә катнашучыларга багышланган.
«Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен тагын бер шатлыклы һәм көтеп алынган яңалык – быелдан башлап, иҗат коллективы составында 35 яшьтән 45 яшькә кадәр булган кешеләр катнаша алачак.
Фестивальдә катнашучыларга карата гомуми яшь таләпләре элеккечә калган: 18-35 яшьлек яшьләр, алар өчен конкурс программасында шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып тормаска тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләтеп җибәргән.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына идарәнең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк. «Кайнар линия» 2020 елның 26 октябреннән 09 ноябренә кадәр (843) 273 34 85 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Ford компаниясе Ford Transit автомобильләренең коммерция линейкасы өчен ковидка каршы саклагыч экраннар эшләгән. Экраннар эшне социаль дистанция таләпләре нигезендә дәвам иттерергә, шулай ук пассажирлар өчен дә, кешеләрне алып барган вакытта машина йөртүче өчен дә үзләрен уңайлы һәм куркынычсыз хис итәргә ярдәм итәчәк.
«Соллерс Форд» Ford Transit автомобильләре өчен махсус эшләнгән һәм клиентларыбызга социаль дистанция таләпләре нигезендә эшләрен дәвам иттерү өчен билгеләнгән яңа саклагыч экраннар тәкъдим итә.
Экраннарның 3 вариантына заказ биреп була: беренче утыргычлар рәте артында, алда утыра торган пассажирлар һәм арткы якта утыра торган пасcажирлар арасында.
Экранның үтәкүренмәле пленкасы сыгылмалы, югары дәрәҗәдә ныклы, утка чыдам ПВХ эшләнгән, калынлыгы – 750 микрометр, тыгызлыгы – 1,25г/м3, термоныклылыгы – 20 градустан +50 градуска кадәр, яктылыкка чыдамлылыгы буенча яхшы дәрәҗәле. Пленканы теләсә нинди чистарткыч белән юарга ярый. Корпус утка чыдам тукымадан эшләнгән һәм бөккән вакытта зыян килүгә карата югары дәрәҗәдә тотрыклы.
Саклагыч экраннарга Россия территориясендә теләсә кайсы Transit Үзәгендә заказ биреп була.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленең оештыру комитеты фестивальнең зона этапларын үткәрү графигына үзгәрешләр кертелүе турында игълан итте.
- Әлмәт шәһәрендәге зона этабы 9-10 октябрь көннәрендә узарга тиеш иде, ул 2020 елның 5-6 ноябренә күчерелә;
- Зеленодольск шәһәрендә зона этабы (2020 елның 16-17 октябре) Казан шәһәрендәге (2020 елның 23-24 октябре) зона этабы белән берләштерелә.
Үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат 2020 елның 13 октябреннән соң көтелә.
Башкарма дирекция уңайсызлыклар китергән өчен гафу үтенә!
Татарстан Республикасыннан «Ел трейдеры» номинациясендә «Эре бизнес» категориясендә «ПродЭкс» ҖЧҖ компаниясе җиңүче булган, ул «Махеевъ» сәүдә маркасы белән (майонез һәм майонез соуслары; кетчуп; джем, топпинг, повидло; тәмләткечләр: горчица, хрен, аджика, маринад) җитештерелә торган продукция белән тәэмин итүче «Эссен Продакшн АГ» АҖ эксклюзив экспортеры, шулай ук «Эссен Продакшн АГ» АҖ җитештергән кондитер әйберләрен якын һәм ерак чит илләргә, Европага, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия территориясенә чыгара.
Россия экспорт үзәге «Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясенең округ этабына йомгак ясаган. Бүләкне чимал булмаган энергетика экспорты белән шөгыльләнүче уңышлы компанияләргә һәм шәхси эшкуарларга тапшыралар.
Идел буе федераль округында лидерлыкка 10 компания чыккан, алар арасында Татарстан Республикасы («ПродЭкс» ҖЧҖ), Пермь крае («ГалоПолимер» АҖ), «ИТ Профессиональ Чишелешләр» ҖЧҖ, «Сателлит» ҖЧҖ), Түбән Новгород өлкәсе («Түбән Новгород май комбинаты» АҖ, «Оргхим» биохимия холдингы идарәче компаниясе» АҖ, «ГИКОМ» фәнни-җитештерү предприятиесе» ЯАҖ), Пенза өлкәсе («Невский кондитер» ҖЧҖ), Саратов өлкәсе («ЭНЕРГОМАШКОМПЛЕКТ-ЭКСПОРТ» ҖЧҖ) һәм Ульяновск өлкәсе («Гален» ҖЧҖ).
Федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә экспорт юнәлешле предприятиеләргә күрсәтелә торган ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча җитди эш алып барыла. Чимал булмаган экспортка ярдәм итүче дәүләт институты буларак Россия экспорт үзәге монда төп рольне алып тора.
«Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсы – экспорт эшчәнлеген популярлаштыру коралы, ел саен арта барган катнашучылар саны шул хакта таныклый, шул исәптән Идел буе федераль округыннан да, ә ул Россиянең чимал булмаган энергетика экспортында сизелерлек өлеш алып тора».
«Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Түбән Новгородтагы «Россия 24» телеканалы эфирында 23 октябрьдә, 21.00 сәгатьтә (Мәскәү), шулай ук Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә 2020 елның октябрендә трансляцияләнәчәк.
2020 елның 15 октябреннән 30 октябренә кадәр Россия Федерациясе гражданнары шәхси санлы сертификатка гариза бирә ала. Моның өчен цифровойсертификат.рф сайтында теркәлергә һәм теркәлү формасын тутырырга кирәк.
Сертификатны Россиянең югары яки урта һөнәри белемле, пенсия яшенә җитмәгән балигълык яшенә җиткән гражданнары алырга мөмкин. Моннан тыш, гариза бирүче «Цифровая экономика» коммерциясез автоном оешмасының эш төркеме тарафыннан хупланган субъектта даими яки вакытлыча теркәлгән булырга тиеш.
2020 елда цифрлы икътисадның программалаштыру, цифрлы маркетинг, сәнәгать дизайны, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле түләүсез белем ала. Ул «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел проект кысаларында укыту тулысынча дистанцион булачак, ә программаның озынлыгы 72 сәгатькә кадәр артачак. Курслар башлангыч, база һәм алгарышлы әзерлек дәрәҗәсе булган кулланучылар өчен билгеләнгән. Шәхси санлы сертификатлар ярдәмендә Россия халкы ясалма интеллект, программалаштыру һәм IT-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, цифрлы маркетинг, цифрлы дизайн һ.б. кебек 22 үтәли юнәлешләрнең берсе буенча түләүсез нигездә өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.
«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты планнарына ярашлы рәвештә, шәхси санлы сертификатлар проекты 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. 2019 елда программа сынау форматында узды, Башкортстан, Татарстан, Тула һәм Ростов өлкәләреннән, шулай ук Саха (Якутия) Республикасыннан 5 мең кеше сертификат алган.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә 5 Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырган. Алар илнең төрле төбәкләрендә берничә эксплуатант тарафыннан файдаланылачак.
Ике Ми-8МТВ-1 вертолеты Тверь өлкәсендәге «Конверс Авиа» авиация компаниясе»нең авиация техникасы паркын тулыландырачак. Тагын ике машина Краснодар краенда «ПАНХ» авиакомпаниясенә тапшырылачак. Партиядәге вертолетларның берсе «АэроГео» авиакомпаниясе өчен билгеләнгән һәм Красноярскка юл тотачак.
Тапшырылган Ми-8МТВ-1 вертолетлары – күпмаксатлы, салоннарда медицина модульләре урнаштыру урыннары әзерләнгән, һава судносы өчен өстәмә ягулык баклары белән өстәмә җиһазландырылган, 22 пассажир утыргычы каралган очкыч.
Ми-8МТВ-1 төренә караган күпмаксатлы вертолетлар уникаль очу-техник һәм эксплуатация характеристикаларына ия. Алар барлык климат шартларында диярлек кулланыла ала. Ми-8МТВ-1 вертолетының конструкциясе һәм җиһазлары аны җиһазландырылмаган мәйданчыкларда автоном базада файдаланырга мөмкинлек бирә. Вертолет зур габаритлы йөк ташу өчен тышкы элмәк белән җиһазландырылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Измир шәһәрендә (Төркия Республикасы) булды.
Бер көнлек визит кысаларында Төркия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министры Бәкер Пакдемирли, Измир Сәүдә палатасы Директорлар советы рәисе Мәхмүт ОЗГЕНЕР, шулай ук провинциясе губернаторы Явуз Селим һәм шәһәр мэры Тунч Сойер белән очрашу узды.
Гадәттәгечә, Төркия компанияләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл оештырылды, аның барышында республиканың икътисадый потенциалы тәкъдим ителде. Моннан тыш, Альберт Кәримов Оештырылган индустриаль зонада булды, анда ул гамәлдәге предприятиеләр белән танышты.