Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов коллективка яңа министрны тәкъдим итте. Ул-Министрлыкның машина төзелеше комплексын үстерү бүлеге башлыгы Иван Колчин.
Иван Колчин машина төзелеше, оборона-сәнәгать комплексы, урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать мәсьәләләренә кураторлык итәчәк.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Иван Петровичны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлый һәм киләчәктә дә республика сәнәгатен үстерү өчен профессиональ эшчәнлектә уңышлар тели.