Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасы белән эшләү тәртибен гадиләштерүче карарга кул куйган. Даруларга һәм эпидемиологик вәзгыятькә ихтыяҗ артуны исәпкә алып, гадиләштерелгән режим тармактагы барлык катнашучылар тулы әзерлек алганчыга кадәр эшләячәк.
Нәрсә үзгәрә:
* Даруханәләр һәм медицина учреждениеләре үзләренә килгән препаратлар турында система хәбәре алынганнан соң шунда ук даруларны кассалар һәм җибәрү регистраторлары аша әйләнештән чыгара ала. Кабул итү турындагы белешмәләрнең уңышлы теркәлүе турында системадан раслама килүен көтәргә кирәкми.
• 2021 елның 1 июленә кадәр Россиягә керткәндә һәм ил эчендә әйләнештә булганда «даруларны кире кабул итү»нең гадиләштерелгән өстәмә механизмнары кертелә:
– әйләнештә булганда катнашучылар тәэминатчылардан препаратларны кабул итү турында раслама көтеп торырга тиеш түгел һәм аларны мөстәкыйль рәвештә кабул итеп, алга таба дарулар белән эш итә ала;
– нәкъ шулай ук, Россиягә дарулар керткәндә импортерлар даруларны тотучы затлардан яки аларның хуҗаларыннан илгә препаратлар кертүгә теркәү таныклыкларын көтеп тормаска мөмкин.
Бу мәгълүматлар товарның кодын һәм әйләнештә катнашучы зат мәгълүматын тикшерү юлы белән, системаның үзендә автомат рәвештә расланачак. Бу барлык катнашучылар өчен препаратлар белән операцияләр ясау тизлеген арттырачак, чөнки дарулар белән тәэмин итүче затлар ягыннан тоткарлыкларга бәйлелек дәрәҗәсен киметә.
• 2021 елның 1 февраленә кадәр өстәмә гадиләштерү кертелә: җитештерүчеләр препаратларга кодлар кертергә, даруханәләрдә аларны кассада сканер аша чыгартырга тиеш, ә товар хәрәкәте буенча (ил эчендә һәм импорт вакытында) барлык операцияләр җиңеләйтелә. Системага мәгълүмат бирү бурычы катнашучылар өчен тулы күләмдә саклана, ләкин катнашучы 15 минут эчендә системадан белешмәләрне эшкәртү турында уңай җавап алмаган икән, ул вакытта товар белән алга таба операцияләр башкару хокукына ия була. Мондый режим «бөкеләр»не чикли һәм препаратлар хәрәкәтен тизләтә. Бер үк вакытта бу катнашучыларга системаны гамәлгә кертүнең киләсе этапларына тагын да сыйфатлырак әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Барлык очракларда да система препаратларның хәрәкәт чылбырын төзеп бетерәчәк һәм тапшырыла торган мәгълүматларга анализ ясалачак. Бу даруларның куркынычсызлыгын һәм легальлеген контрольдә тотуны тәэмин итәчәк.
Хөкүмәт карары 2020 елның 1 июленнән даруларга бәйле барлык гамәлләргә кагыла. Үзгәрешләр барлык препаратларга да кагыла, югары чыгымлы 12 нозология категорияле дарулар искәрмә булып тора.
Кул куелган документ белән Хөкүмәтнең 2018 елның 14 декабрендәге 1556 номерлы карарына үзгәрешләр кертелгән.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Торгпред» телеканалын эшләтеп җибәргән. Каналда түбәндәгеләр басыла:
Экспортның иң актуаль яңалыклары
РФ сәүдә вәкилләре белән подкастларга алхәбәрләр
Россиянең дәүләтләр белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге өлкәсендәге вакыйгалар
Чит ил эшмәкәрләренең Россия продукциясен импортлауга булган ихтыяҗлары
https://t.me/s/rustorgpred – хәбәрдар булыр өчен, язылып куегыз!
2020 елның 31 октябрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Универсаль станокларда эшләү», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «КИП метрологиясе», «CAD инженер дизайны» һәм «Электроника» компетенцияләр төркеме буенча биш остаханә ачылган.
Остаханәләрне финанслау «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль программасының матди-техник базасын яңартуга федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грант алу кысаларында башкарылган.
Яңа остаханәләрдә студентлар «Машина төзү технологиясе», «Техник җайга салу һәм сыйфат белән идарә итү», «Электр приборларын һәм җайланмаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау», «Электр приборлары һәм җайланмалар», шулай ук «Токарь-универсал», «РЭА һәм приборларны монтажчысы» белгечлекләре буенча һөнәри күнекмәләр алачак.
«Россия экспорт үзәге» АҖ һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен «РЭҮ төркеме продуктлары» дигән бушлай онлайн-семинарда катнашырга чакыра. Чараның төп максаты – республиканың экспорт потенциалын арттыру һәм максималь дәрәҗәдә күп предприятиеләрне экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү. Укулар 2020 елның 2-3 ноябрь көннәрендә дистанцион форматта узачак.
Семинар кысаларында РЭҮ төркеменең финанс һәм финанс булмаган продуктлары һәм аларны бирү шартлары җентекләп каралачак.
Катнашу өчен һәр тыңлаучыга РЭҮ Экспорт мәктәбенең www.exportedu.ru сайтында теркәлергә һәм компаниядән оешма бланкында вәкаләтле затның имзасы һәм мөһере куелган имзаланган юллама теркәргә кирәк.
Барлык кирәкле документларны сылтама буенча алырга мөмкин:
Теркәлү буенча җентекле аңлатма
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин фән һәм техника өлкәсендә 2020 елда Хөкүмәт премияләре бирү турындагы боерыкка кул куйган.
Премия лауреатлары – 133 кеше, шул исәптән 13 академик һәм Россия Фәннәр академиясенең 2 әгъза-корреспонденты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы вәкилләренең эше югары билгеләп үтелгән.
Нефть-газ конденсат ятмаларының газ җыю челтәрендә газ басымын арттыру өчен модульле компрессор җайланмасы эшләү һәм гамәлгә кертү өчен әлеге эш җитәкчесенә, техник эшләр кандидаты, "В.Б.Шнепп исемендәге үзәктән кудырту һәм роторлы компрессорлар фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ибраһимов Евгений Рәшит улына, проектның баш инженеры Минаҗев Линар Бәрхәт улына, бүлек җитәкчесе Налимов Виктор Николаевичка һәм җәмгыять хезмәткәрләренә премия бирелгән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар да Хөкүмәт Премиясенә лаек булган.
Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсенең тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Премияләр ел саен ведомствоара совет тәкъдимнәре нигезендә тапшырыла, аның составына академия җәмәгатьчелеге һәм дәүләт органнары вәкилләре керә. Һәр автор коллективы 2әр миллион сум акча алачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы лауреатларны югары бүләк алулары белән тәбрик итә, иҗади уңышлар, иминлек һәм яңа үрләр тели! Уңышлар һәм казанышлар юлдаш булсын сезгә!
Салым түләүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатында, 2020 елның 28 октябрендә һәм 2020 елның 12 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе мәгълүмати вебинарларга чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүче затларда барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәк.
Вебинарлар түләүсез. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
- 2020 елның 28 октябрендә 10:00 сәгатьтә «ЕНВД рәвешендә махсус салым режимын бетерү һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау», «Төп акча киткәндә шәхси эшкуарларда УСН буенча салым салу базасын формалаштыру» темасына вебинар.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar/3388859/6604103
- 2020 елның 12 ноябрендә 10:00 сәгатьтә «Салым түләүләрен, иминият кертемнәрен түләү буенча кичектереп түләү (ваклап түләү) мөмкинлеге бирү һәм дөньякүләм килешүләр төзү» темасына вебинар.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/3388859/6597559
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дигән өлешен сайларга кирәк.
«Соллерс Форд» Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы өчен Ford Transit базасында 362 мәктәп автобусы җитештерәчәк. Ford Transit автобуслары Россиянең 50 төбәгенә китереләчәк һәм агымдагы елның 30 ноябренә кадәр көтелә. Төбәкләргә «стандарт» һәм «север» комплектацияләрендә 14 һәм 21 урынлы автобуслар китереләчәк.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы төбәкләрдә мәктәп автобуслары паркын яңарту максатында Ford Transit базасында 362 мәктәп автобусы сатып алган. Ford мәктәп автобуслары 21 укучы белән 1 озатучыга яисә 14 укучы белән 1 озата баручы өчен исәпләнгән.
46 автобуслы партия аеруча салкын климатлы төбәкләр өчен «север» комплектациясендә эшләнәчәк. Әлеге версиядә җылылык изоляциясе яхшыртылган, шулай ук югары егәрлекле, бәйләнешле һәм автоном салон җылыту җиһазларына ия.
21 урынга исәпләнгән мәктәп автобусы – озын тәгәрмәчле Ford Transit базасында эшләнгән махсус версия, арткы приводы бар һәм 2,2 литр күләмле һәм 136 ат көченә ия егәрлекле, 6 баскычлы механик трансмиссиясе булган Duratorq TDCi дизель двигателе белән тәэмин ителгән. 14 урынлы мәктәп автобусы уртача тәгәрмәч базасында төзелгән, алгы приводы бар һәм егәрлеге 125 ат көченнән гыйбарәт.
Алабугадагы «Соллерс Форд» заводында Ford Transit тулы цикл технологиясе белән җитештерү эше көйләнгән, бу Россия сатып алучыларына тулысынча кастомизацияләнгән һәм Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. База версияләре линейкасында тоташ металл фургон, автобус һәм шасси бар, автомобильләргә базаның өч озынлыгындагы вариантлар, түбәсенең биеклеге буенча ике вариантта һәм, тулы приводны да кертеп, барлык төр приводларда заказ бирергә мөмкин. Бүгенге көндә Ford Transit базасындагы автомобильләрнең махсус версияләренең тулы гаммасында махсус һәм социаль билгеләнештәге 141 төрле модификация бар, ул тулылана бара.
2020 елның 24 октябрендә «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ территориясендә предприятие хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары өчен истәлекле вакыйга булды – атаклы шәхесләргә, язмышлары киез җитештерү тарихына бәйле кешеләргә, 1867 елдан башлап төрле чорларда предприятие белән идарә иткән җитәкчеләргә багышланган мемориаль такта һәм «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ элеккеге генераль директоры Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы истәлегенә сын ачу тантанасы узды.
Шамил Михәйдәр улы уникаль производствоны һәм эш коллективын саклап кала, сыйфаты буенча Россиядә тиңе булмаган диярлек киез һәм киез эшләнмәләр җитештерү эшчәнлеген үзгәртеп корып, аны модернизацияли алган, тармак үсешенә һәм уникаль производствоны камилләштерүгә зур өлеш керткән. Бүген «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ Россиядә киез итек, киез аяк киеме, табигый йоннан эшләнмәләр җитештерү буенча Россиядә генә түгел, читтә дә киң танылган әйдәп баручы предприятие. Комбинат даими үсештә: традицияләрне саклап, җитештерү технологиясен камилләштерә, модалы тенденцияләрне кертеп, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтә.
Әхмәтшин шәхесе аның иҗади мәнфәгатьләренең төрлелеге белән билгеле, шуларның берсе – комбинат тарихын «Кукмара итекләре» китабында чагылдыру, аны Шамил Михәйдәр улы 2016 елда чыгарып өлгергән. Бай архив материалы һәм китапның тарихи фотодокументалистикасы бу эшне башлап җибәрүчеләргә, дәвам иттерүчеләргә һәм замандашларга багышлана.
Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы «Татарстан Республикасының Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» исеменә лаек була, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, республика Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының, район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә, шулай ук аңа «Кукмара районының мактаулы гражданины» исеме дә бирелә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Давыдов Артур Лаврентьевичка истәлекле эшләре өчен рәхмәт белдерә.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча ил рейтингында иң яхшы унлыкка кергән.
Мондый нәтиҗәләргә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ базасында оештырылган Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге эше нәтиҗәсендә ирешелгән. Шулай ук агымдагы елның июлендә Төбәк компетенцияләр үзәгендә «Процесслар фабрикасы» эшчәнлеккә өйрәтү мәйданчыгы ачылган һәм сертификацияләнгән.
«Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм» проекты буенча рейтингта алынган урын төп критерийларга бәйле. Шул исәптән Төбәк компетенцияләр үзәге эше белән канәгатьләнү дәрәҗәсе, үрнәк агымнар булдыру, проектларны гамәлгә ашыру графигын үтәү, шулай ук тәмамланган проектлар саны буенча планны үтәү.
Төбәк компетенцияләр үзәге исәбендә төзелеш, химия сәнәгате, металлургия, азык-төлек сәнәгате, транспорт, машина төзелеше предприятиеләрендә уңышлы тәмамланган 24 сынау проекты (булдырылган үрнәк агымнар – 21). Гамәлгә ашыру процессында тагын 14 сынау проекты бар.
MAGRAM Market Research тарафыннан 2020 елда үткәрелгән бәйсез аудит нәтиҗәләре буенча, «ФЦК» коммерциясез автоном оешмасы биреме буенча, Татарстан Республикасы предприятиеләренең Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының эше белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 92% тәшкил итә дип билгеләнгән.
Бүген «Тюрингиядән машина һәм станок төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру технологияләре» темасына онлайн режимда конференция узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов онлайн-конференциядә катнашты, анда Тюрингия Икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашты һәм Тюрингия бизнесы вәкилләрен, Россия Федерациясе сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен сәламләде.
Әлеге проектның максаты – алманнарның потенциаль эшлекле партнерлары белән элемтә урнаштыру һәм җирле компанияләрне Германиядә югары технологияләр базарына чыгару, шулай ук ил фирмаларын Тюрингия тирән технологияләр базары белән таныштыру.
Татарстанда Тюрингиянең «КАМАЗ» ГАҖ һәм КДЭУ белән хезмәттәшлек итүче Эрфурт мәгариф үзәге кебек предприятиеләре актив эшли («Химград» технополисында урнашкан Schülken Form GmbH). 2014 елдан башлап Казан техник университеты базасында Германия-Россия яңа технологияләр институты эшли, ул Ильменау Техник университеты белән берлектә оештырылган, 2016 елда «Машина төзелеше» инжиниринг үзәге ачылды.
Онлайн очрашу барышында шулай ук Тюрингиянең Maicom Quarz GmbH, SAMAG Machine Tools GmbH, WSD GmbH, ZM Vakuum GmbH, Schülken Form GmbH, Schübert & Salzer Feing GmbH һәм Mela Sensortechnik GmbH алдынгы компанияләре вәкилләре чыгыш ясады, алар машина һәм станоклар төзү, металл эшкәртү һәм микроэлектроника өлкәсендә инновацияле технологияләр тәкъдим ителде.
Конференция дискуссия форматында узды, аның барышында Россия компанияләре алман-катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, турыдан-туры элемтә урнаштыру һәм индивидуаль сөйләшү үткәрү өчен вакыт билгеләү мөмкинлеге турында фикер алышты.