POZIS җитештерүне үстерү фонында бердәм логистика үзәге төзегән

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) көнкүреш техникасын төяп җибәрү, саклау һәм ташу буенча алдынгы технологияләр белән яңа логистика комплексы төзелешен тәмамлаган. 15 мең кв.метр мәйданлы заманча склад комплексы бердәм мәйданда 40 мең берәмлеккә якын эре көнкүреш техникасы сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Зур заманча логистика үзәге төзелеше җитештерү күләмнәре артуга бәйле. Шулай итеп, быел медицина техникасы 2019 елга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк җыелган.

Логистика үзәге Ростех дәүләт корпорациясе тарафыннан расланган көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын һәм Новикомбанк белән хезмәттәшлектә прогрессив технологияләр җитештерүне комплекслы үстерү инвестпрограммасы кысаларында төзелгән. Яңа объектка 2019 елның сентябрендә старт бирелгән.

Яңа объект логистика агымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, шуның аркасында сәүдә партнерларына приборларны төяү вакыты кимиячәк. Йөк төяү техникасын һәм заманча склад җиһазларын рациональ куллану эксплуатация чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта хезмәт җитештерүчәнлеге 30%ка кадәр артачак.

Суыткыч көнкүреш һәм медицина техникасы конвейердан складка бушатуның автоматлаштырылган зонасына китереләчәк. Әлегә кадәр компания конвейердан чыгарылган техниканы төрле урыннарда саклаган, бу исә дистрибьюторларга төяп җибәргәндә транспорт чыгымнарына китергән. 

Яңа комплексның төп өстенлеге – склад белән идарә итүнең цифрлы WMS-системасын гамәлгә кертү. Ул продукцияне кабул итүне, эшкәртүне һәм төяп җибәрүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк, әмма иң мөһиме – персоналның төрле участокларда эшен тәртипкә салырга һәм җаваплылык өлкәсен нәтиҗәле бүләргә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, система йөкне ялгыш урнаштыру яки заказны ялгыш комплектлау мөмкинлеген булдырмый кала.

Логистика комплексын ачу тантанасы киләсе ел башында планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International