ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, өчен сорау тудыра һәм зур социаль әһәмияткә ия. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән, базар бәяләреннән түбәнрәк сатыла торган башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Ярминкәләр гадәттәгечә түбәндәге адреслар буенча узачак:

Авиатөзелеш районы – Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчык), Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы, 7;

Вахитов районы – К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше янындагы мәйданчык;

Киров районы – Краснококшайская урамы, 150/2 («Ягодная слобода» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык), Батыршин урамы, 20;

Яңа Савин районы – Х. Ямашев урамы, 71а («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчык); Лаврентьев урамы, 10 (чатыр корылган мәйданчык);

Идел буе районы – Р.Зорге урамы, 66 йорт, 1 корпус (парковка территориясе), Ю.Фучик урамы, 72 йорт (чатыр корылган мәйданчык);

Совет районы – Аграр урамы, 2 («Казан» агросәнәгать паркындагы ачык мәйданчык), Зәкиев урамы, 12 (чатыр корылган мәйданчык) һәм Липатов урамы, 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дерби» базары территориясендәге мәйданчык);

Мәскәү районы – Ш.Усманов урамы, 1 йорт (Энергетиклар һәм Ш.Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчык);

Яңа Тура һәм Осиново поселокларында («Радужный» сәүдә үзәге янында һәм Зеленодольск районының «Яңа Тура» технополисында);

Юдино бистәсендә (Революционная урамы, 12)

Яр Чаллыда –  Г.Тукай урамы, 16 йорт («Строитель» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйданчык);

Түбән Камада – Вокзальная урамы, 2 йорт («Комета» үзәк базарында; Южная урамы, 1 йорт («Магнит» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – фермерлар һәм халык өчен бик мөһим чара, чөнки фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата ала (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халык иң яңа һәм табигый әйберләрне минималь бәяләрдән, сәүдә өстәмәләреннән башка сатып ала.

Традиция буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казанда ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзе тикшерәчәк.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2020 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләгәндә үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырырга тиешле дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, кадрлар бүлегенең әйдәүче белгече В.Р.Хөснетдинова белешмә формасын тутыру буенча мәгълүмат җиткерде, белешмәләрне тутыру буенча методик киңәшләр каралды, аларны тутыру буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. 

2021 елның 26 мартында «БДБ илләренең шикәр базары» конференциясе узачак, анда Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Евразия икътисадый комиссиясе катнаша. Чара ике форматта – Рэдиссон Славянская кунакханәсендә (Европа мәйданы, 2 йорт) турыдан-туры һәм ВКС режимында читтән торып Zoom платформасында узачак.

Төп мәсьәләләрнең берсе – дөньяның шикәр базарында ихтыяҗ балансы һәм тәкъдимнәр, коронавирус инфекциясенең шикәр җитештерүгә һәм куллануга йогынтысы, илкүләм дәрәҗәдә тармакка ярдәм итү чаралары. Шулай ук ЕАЭСның шикәр җитештерү эшчәнлеген тотрыклыландыру, җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру, шикәр чөгендереннән шикәр ясау бизнесын диверсификацияләү һәм өстәмә продукция куллану мәсьәләләре каралачак.

Башлангыч программасы һәм теркәлү турындагы тулырак мәгълүматны Сез +7(926) 702 93 99 (Алексей), +7 (917) 516 48 47 (Катерина) телефоннары буенча һәм E-mail: a.lomanov@rossahar.ru sugarconf@gmail.com электрон почтасы аша ала аласыз.


5
март, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Төргәкле су базары: хәзерге вәзгыять һәм маркалауны кертү үзенчәлекләре» темасына Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе каршында товарларны тәңгәллек чаралары белән маркалау өлешендәге хәлне тикшереп тору буенча эшче төркемнең (штаб) киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ, Соклар, су һәм эчемлекләр җитештерүчеләр берлеге вәкилләре һәм Татарстан Республикасында җитештерүче предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш кысаларында индустриядә катнашучылар, экспертлар һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре Россиядә һәм Татарстан Республикасында төргәкләнгән су базарындагы агымдагы вәзгыять, товарларның бу категориясенә маркалауны кертү барышы, шулай ук бизнеска ярдәм итүнең мөмкин булган чаралары турында фикер алышты.

2020 елда Татарстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан 5,5 млн. дал алкогольсез эчемлек җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына карата 103,5% тәшкил итә.

Республикада эчәргә яраклы, минераль, дәвалау-ашханә суының иң эре җитештерүчеләре – «Булгарпиво» АҖ (Яр Чаллы), «ПКФ Алиса» ҖЧҖ (Яр Чаллы), «ТПФ Изыскатель» ҖЧҖ (Минзәлә), «Агропак-Татарстан» ҖЧҖ (Лениногорск шәһәре).

Төргәкле эчә торган контрафакт суның, табигый минераль суны да кертеп, әйләнешенә каршы тору максатларында, Россия Федерациясе территориясендә 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 1 мартына кадәр идентификация чаралары белән маркалау буенча эксперимент үткәрелде. Хәзерге вакытта экспериментны 2021 елның 1 июненә кадәр озайту мөмкинлеге карала.

Маркировкага товарның өч категориясе эләгә:

1. Барлык төрдәге гадәти табигый су (диңгез суыннан тыш).

2. Минераль су, табигый яки ясалма су.

3. Аэрирлаштырылган яки газлы су. 

Экспериментта Россия буенча 3,2 меңнән артык компания катнашкан, аларның күпчелеге күпләп-ваклап сату звеносы оешмалары (2947), 189 җитештерүче һәм 83 импортер. 1259 мең код эмитацияләнгән, 136,5 мең код әйләнешкә кертелгән, 11,8 меңнән артык код әйләнештән чыгарылган. Республика җитештерүчеләре арасында экспериментта «Булгарпиво» ААҖ һәм шәхси эшкуар Ананьев катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Ашан» сәүдә челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасында ваклап  сәүдә итүнең торышы һәм җирле товар җитештерүчеләр белән сәүдә челтәренең хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләре, шулай ук «Ашан» гипермаркетларына фермер продукциясен китерү перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, сәүдә челтәре вәкилләре үзләренең хәйрия проектлары турында да сөйләде. Очрашуда катнашучылар «Игелекле Казан» шәһәр проектына кушылырга тәкъдим иттеләр.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның «ЦФ Кама» предприятиесе «Комплект эшләнмәләр» программасы буенча 499 млн.сумлык федераль-региональ займ җәлеп итеп, Traxon (Траксон) сериясендәге, йөк күтәрүчәнлеге 44-80 тонна булган төрле транспорт өчен 12 баскычлы автоматлаштырылган тапшыру тартмасын, мәсәлән, магистраль йөк тягачлары, йөк ташу автомобильләре, автобуслар, төзелеш, коммуналь һәм махсус техника эшләп чыгаруны җайга салачак. Җитештерүне локальләштерү 24% тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта предприятие механик тартмалар гына чыгара.

Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп, «КАМАЗ» төркеме предприятиесе автомат тапшыру тартмалары һәм рульне электр белән көчәйтү җиһазлары, шулай ук заманча К5 сериясе йөк автомобильләре өчен кабина элмәләрен җитештерүне җайга салачак. Бу исә Россиядә премиум-класслы, конкурентлыкка сәләтле йөк автомобильләрен җитештерү мөмкинлеген бирәчәк.

Автомат тапшыру тартмалары һәм рульне электр белән көчәйтү җиһазлары «МАЗ-МАН», «УРАЛ», ISUZU предприятиеләренә һәм Сәнәгатьне үстерү фонды заемчылары – «КАМАЗ», «РИАТ» предприятиеләренә китертеләчәк. Кабина элмәсе К5 серияле «КАМАЗ» автомобильләре өчен махсус эшләнгән һәм җайлаштырылган. Ул машина йөртүче эше өчен уңайлы шартлар тудыра, аерым алганда, тигез өслекле юлларда йөргәндә тирбәнүләр дәрәҗәсен киметә. Җитештерүне локальләштерү 40% тәшкил итәчәк.

Продукция җитештерү ZF Friedrichshafen AG лицензиясе буенча гамәлгә ашырылачак, ул автокомпонентлар конструкцияләүдә дөнья лидерларының берсе булып тора һәм Россиядә «ЦФ КАМА» ҖЧҖ гамәлгә куючылар составына керә.

Проектның гомуми бюджеты 1,1 млрд. сум тәшкил итә, шуның 499 млн.сумы ташламалы кредит рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан бирелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Бурятиядә.

Алберт Кәримов Улан-Удэн авиация заводында (У-УАЗ) булды, ул «Улан-Удэн авиация заводы» АҖ идарәче директоры Леонид Белых һәм Бурятия башлыгы Алексей Цыденов белән бергә предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады. Әзерләү-штамплау заводында техник куәтләрне модернизацияләү турында сөйләделәр. Капиталь ремонт кысаларында биредә басымны эшкәртү, табаклы детальләр әзерләү һәм җитештерүнең авырлыгын киметү өлкәсендә яңа технологияләр үзләштерелгән.

Агрегат җыю заводында Альберт Кәримов Ми-8/17, күпмаксатлы Ка-226Т вертолетларын, шулай ук Ми-171А3 яңа моделен җитештерү эшчәнлеге белән танышты. Аннары соңгы җыю цехын Һәм маляр цехларын карады.

Шулай ук яңа логистика үзәгендә дә булды, аны якын арада ачу планлаштырыла. Әлеге комплексны гамәлгә кертү товар-матди кыйммәтләрне саклау өчен кирәкле шартлар һәм инфраструктура булдырырга, склад хуҗалыгын оештыруның заманча цифрлы технологияләрен гамәлгә кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Завод белән танышканнан соң Альберт Кәримов «Россия вертолетлары» АҖ директорлар советы утырышында катнашты. Киңәшмәне Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде. Утырышта катнашучылар 2020 елга финанс нәтиҗәләрен ясады һәм холдинг предприятиеләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 3 мартында Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында төзелгән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты В.Ю.Алекперов тарафыннан имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ белән берлектә, видеоконференция режимында «Технологик көн» үткәрде. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов ачты.

Технологик көн – компанияләр «ЛУКОЙЛ» ДК предприятиеләренең техник белгечләренә үзләренең технологик яңалыкларын, эшләнмәләрен турыдан-туры күрсәтә ала торган мәйданчык. Мондый очрашулар бизнеска бүгенге көндә импортны алыштыруның нинди юнәлешләренә ихтыяҗ булуын аңларга ярдәм итә һәм шәхси җитештерү базасын нинди өлкәләрдә эшләп бетерергә кирәклегенә күрсәтә. Биредә нефть сервисы продукциясе җитештерүчеләр һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре урнашуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы җиһазлар һәм технологияләр белән тәэмин итү ягыннан компанияләр өчен кызыксындыргыч булып тора. 

Республика компанияләре түбәндәге юнәлешләр буенча презентацияләр тәкъдим итте: геология, ятмаларны эшкәртү, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, скважиналар бораулау.

Анда «ЛУКОЙЛ» ДК предприятиеләре һәм бүлекчәләре, шул исәптән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ, «ЛУКОЙЛ-Көнбатыш Себер» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ-Инжиниринг» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ-Нижневолжскнефть» ҖЧҖ, «РИТЭК» ҖЧҖ, «Когалым химик реагентлар заводы» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис» ҖЧҖ, «ПермНИПИнефть» филиалы, «КогалымНИПИнефть» филиалы һәм башкалар катнашты.

Мондый формат республика компанияләре һәм «ЛУКОЙЛ» ДК предприятиеләре ягыннан да кызыксыну уятты. Нәтиҗдә, алга таба үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен, «Технологик көннәр»не даими рәвештә үткәрү турында карар кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге (MIB) делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге делегациясе Татарстанга эш сәфәренә дип килде. Берлеккә Төркиянең машина төзелеше экспортының 60%тан артык өлешен гамәлгә ашыра торган 200дән артык компания керә.

Татарстанга эш визиты кысаларында Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге әгъзалары Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының бердәм презентация үзәгендә булдылар, шулай ук ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР машина төзелеше кластеры вәкилләре белән очрашулар узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда машина төзелеше тармагы традицион рәвештә алга киткән. Бу шул исәптән авиатөзелеш – самолетлар һәм вертолетлар җитештерү, шулай ук двигательләр төзү. Татарстан – «КАМАЗ» йөк автомобильләрен иң эре җитештерүче, алар Дакар ралли-рейдларында катнаша һәм бу ярышларда күп тапкырлар җиңеп тә чыктылар. Моннан тыш, Татарстанда суднолар, газ чыгару станцияләре, компрессорлар җитештерелә.

Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Төркия коллегаларына Татарстан Республикасына һәм аның икътисады һәм сәнәгате белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

Төркия Президенты, Премьер-министр һәм Парламент Рәисе, шулай ук провинция губернаторлары һәм бизнес-делегацияләрнең визитлары Татарстан белән Төркия арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә мөһим этәргеч булды.

Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы, ә Истанбулда Татарстан Республикасының вәкиллеге уңышлы эшли.

Без Төркия бизнесының киләчәктә дә Татарстанда үз проектларын үстерүен телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу эштә һәрьяклап ярдәм итәргә әзербез.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Джошкуноз» компанияләр төркемен гамәлгә куючы Ойа Джошкуноз Акташ ханым белән очрашуда катнашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Төркия компанияләре республикага 2 млрд АКШ доллары инвестицияләгән. Төбәктә 10 төрек заводы уңышлы эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән даими очрашулар килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Катлаулы хәлләргә карамастан, Төркия бизнесы безнең республикада актив рәвештә эшчәнлек алып бара, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, уртак проектларның шактый өлеше «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә ашырыла.

«Җошкуноз» компаниясе 2014 елда Татарстанда автомобильләрнең кузов детальләрен җитештерү буенча эре завод ачты. 2018 елның маенда «Җошкуноз Алабуга» ҖЧҖ «ММК» ААҖ белән берлектә автомобиль сәнәгате өчен корыч әзерләүләр җитештерүне башлап җибәрде.

Татарстан мөһим һәм ышанычлы эшлекле партнер булган «Җошкуноз» компаниясе белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Аннары тагын Татарстан территориясендә компания бизнесын алга таба үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International