«Соллерс Форд» Алабугада двигательләр заводын эшләтеп җибәрүгә әзерләнә һәм персоналны кабул итә башлый. Заводның планында – Ford Motor Company бөтендөнья стандартлары буенча Ford Transit коммерцияле автомобильләре линейкасы өчен дизель двигательләре чыгару.
Заводны эшләтеп җибәрү – катлаулы процесс, ул югары профессиональ команда эшен таләп итә. Башлангыч этапта автопромда эшләү һәм проектларны эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе булган тар профильле квалификацияле белгечләр командасы формалаштырылачак. Аларга барлык җитештерү һәм логистика чылбырларын төзергә, шулай ук Ford Motor Company стандартларына туры китереп, производствоны технологик яктан әзерләүнең барлык этапларын үтәргә туры киләчәк. Монда җиһазларны проектлау, әзерләү, эшләтеп карау-җайлау һәм кабул итү һәм җиһазландыру этаплары керә.
Двигательләр заводы Ford Transit автомобильләре җитештерүгә якын урнашкан һәм 42600 кв. м мәйдан били. Предприятие Ford Motor Company дөнья стандартлары нигезендә җитештерүне 95% кадәр автоматлаштырып, җитештерүчәнлек, экологик һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган алдынгы, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Хәзерге вакытта Алабугада двигательләр заводына түбәндәге белгечлекләр буенча хезмәткәрләр җыела: әйдәп баручы инженер-технолог, инженер-технолог, инструмент буенча инженер-технолог, технологик җиһазларны планлаштыру һәм проектлау буенча инженер, җиһазлар буенча инженер, ДВС тестлау буенча әйдәп баручы инженер-технолог, тәэмин итү һәм таможня рәсмиләштерү челтәрләре белән идарә итү буенча әйдәп баручы белгеч, эчке логистика һәм материаллар төрү буенча әйдәп баручы белгеч, ЧПУлы станоклар ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча инженер.
Ford Transit – LCV сегментында иң кирәкле автомобильләрнең берсе. Клиентлар сайлау һәм уңай мөнәсәбәт белән бәйле кайбер мөһим өстенлекләр автомобильнең сыйфаты һәм ышанычлылыгы, ия булуның LCV сегментында иң арзанлы – түбән бәясе, техник хезмәт күрсәтүне кулай бәядән уздыру мөмкинлеге белән, рәсми дилер челтәрендә югары дәрәҗәле сервис хезмәте күрсәтү һ.б.
Алабугададагы «Соллерс Форд» заводында Ford Transit тулы цикл технологиясе белән җитештерү эше көйләнгән, бу Россия сатып алучыларына тулысынча кастомизацияләнгән һәм Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. База версияләре линейкасында тоташ металл фургон, автобус һәм шасси бар, автомобильләргә базаның өч озындыгындагы вариантлар буенча, түбәсенең биеклеге буенча ике вариантта һәм, тулы приводны да кертеп, барлык төр приводларда заказ бирергә мөмкин. Бүгенге көндә Ford Transit базасындагы автомобильләрнең махсус версияләренең тулы гаммасында махсус һәм социаль билгеләнештәге 141 төрле модификация бар, ул тулылана бара.