Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы – 2021

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

2021 елның 21 апреленнән 23 апреленә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә 21 нче халыкара махсуслаштырылган «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» халыкара күргәзмәсен һәм фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эксперт секцияләре, энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә инновацияле алымнарга бәйле актуаль темаларга семинарлар белән зур эшлекле программаны берләштергән «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы – 2021» чарасы узачак.

«Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсе үз эшендә катнашучыларга һәм кунакларга энергияне нәтиҗәле һәм энергияне сак тотучы технологияләрне алга җибәрү, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, бизнес-бергәлекләр, галимнәр һәм федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре өчен эксперт тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен мөмкинлек бирәчәк, энергетика нәтиҗәлелеге буенча алга таба стратегия аларның инициативасына һәм карарларына бәйле булачак.

Күргәзмәдә энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык буенча әйдәүче белгечләр һәм экспертлар, энергетика агентлыклары һәм энергияне сак тоту һәм ресурслар нәтиҗәлелеге үзәкләре вәкилләре, әлеге өлкәдә гомумтанылган лидер булып торучы галимнәр һәм тәҗрибә вәкилләре, министрлыклар, ведомстволар, комитетлар һәм департаментлар хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы администрацияләре башлыклары, Россия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләре катнаша.

Күргәзмә проекты энергетика тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, эшлекле сөйләшүләр алып бару, икътисадый яктан отышлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм озак сроклы килешүләр төзү өчен нәтиҗәле бизнес-мәйданчык булып тора.

«Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсендә 80 артык Россия компаниясе катнаша, алар арасында: «Сетевая Компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ, «Чебоксар электроаппарт заводы» АҖ, «ЭТИ Электроэлемент» ҖЧҖ, «Энсто  Рус» ҖЧҖ, «ВОГЕЗЭНЕРГО» ҖЧҖ, «Коренев түбән вольтлы аппаратура заводы» АҖ, «Чебоксар электроаппарат заводы» АҖ,  «Волхов» Нева трансформатор заводы» ҖЧҖ, «Михнев электр эшләнмәләре заводы» АҖ һәм башкалар.

Күргәзмәдә энергетика комплексы предприятиеләренең нәтиҗәле һәм имин эшен тәэмин итүче заманча материаллар, җиһазлар һәм технологияләр күрсәтеләчәк.

Күргәзмәдә беренче тапкыр аерым блок белән электромобильләр өчен заряд станцияләре күрсәтеләчәк һәм «ЗЭТЗ» ҖЧҖ, «Промэнерго» ҖЧҖ, «ТАЧ Продакшн» ҖЧҖ, «Энергоразвитие» ҖЧҖ ИК компанияләреннән электромобильләр экспозициясе җәелдереләчәк.

Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ел саен мәйданчыкның статусын раслый, анда тармакны үстерү трендлары билгеләнә, гамәли характердагы мәсьәләләр хәл ителә.

Ел саен Форум кысаларында «Энергонәтиҗәле җиһазлар һәм технологияләр» конкурсы уза, ул инновацияле ресурсларны саклаучы технологияләр, җиһазлар һәм материаллар чыгаруны киңәйтү өлкәсендә «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның чираттагы этабы булып тора.

Күргәзмәнең киң экспозициясе һәм бай эш программасы компанияләргә яңалыклар һәм технологияләр тәкъдим итәргә, энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашырга, эшлекле сөйләшүләр алып барырга, яңа бизнес-партнерлар табарга, шулай ук отышлы контрактлар төзергә мөмкинлек бирәчәк. Белгечләр үзләре өчен төрле тармаклардагы энергетика өлкәсендәге актуаль сорауларга әзер чишелешләр һәм җаваплар таба алачак. Проект энергетика базарындагы барлык уенчыларның конструктив диалогы өчен мөмкинлекләр тудыра, республиканың инвестиция климатына уңай йогынты ясый.

Сезне 2021 елның 21 апреленнән 23 апреленә кадәр «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы – 2021» чарасында катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International