Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды, ул 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Утырышта республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасында энергомашина төзелешен үстерү, Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, шулай ук Россия Федерациясе энергетика машина төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада энергетика өлкәсендә берничә инновация проекты гамәлгә ашырыла, шул исәптән водород технологияләрен куллану, сыекландырылган табигый газ куллану һәм электромобильләрне үстерү. «Күптән түгел генә каралган темалар, ерак перспектива буларак, бүген республикада тормышка ашырыла инде. Минемчә, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология форумы мәйданчыгы энергия нәтиҗәлелеге һәм циркуляр икътисадның заманча трендлары өлешендә бик зур мәгълүмат һәм мөмкинлекләр бирә. «Татнефть» компаниясе бу эшнең ничек алып барылуын күрсәтә инде», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада энергетика станцияләренең нәтиҗәлелеген арттыруга зур игътибар бирелә. «РФ Хөкүмәте ярдәме белән Зәй ГРЭСы модернизацияләнәчәк. Бездән тагын ике проект – Яр Чаллы ҖЭҮ һәм Казан ҖЭҮ-2 проектлары бар. Якындагы елларда бу станцияләр тирән модернизация узар һәм базарда конкурентлы булырлар дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.

Президент ассызыклаганча, узган кыш бик салкын булды, шуның нәтиҗәсендә җылылык энергиясен куллану 24% арткан. «Бу чакыруга шулай ук йогынты белдерергә кирәк. Резерв сыйфатында һава торышын җайга салу төеннәрен карарга мөмкин. Бүгенге көндә күпфатирлы йортларның 55%ында гына шундый төеннәр бар. Бу мәсьәләне системалы рәвештә хәл итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

«Без барлык чакыруларга да грамоталы җавап бирергә тиеш. Барысы да, шул исәптән экологик мәсьәләләр дә, бик мөһим. Газ-мотор ягулыгы базарын үстерергә, сыекландырылган табигый газ буенча ягулык салу станцияләре ачарга кирәк. Гомумән алганда, безнең ил өчен газ куллануны арттыру, газны газ химиясе буларак куллану мөмкинлекләрен киңәйтү мөһим», – дип өстәде ТР Президенты.

Утырышта чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2019 ел дәрәҗәсенә карата 5% кимегән. 2007 елның база күрсәткеченә карата кимү 28% тәшкил итә, максатчан юнәлеш: 2024 елга – 24,8%. Республика тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы кимү пандемия чорында энергия ресурсларын куллануның сизелерлек кимүенә бәйле. 2020 ел нәтиҗәләре буенча ягулык-энергетика ресурсларын куллану 7,7% дәрәҗәсендә яисә 1,6 млн.тонна шартлы ягулык куллану кимегән. «Бүгенге көндә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2030 елга тулай эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 2016 ел дәрәҗәсенә карата 30% киметү бурычын куя. Безгә әлеге максатчан ориентирларга ирешергә омтылырга кирәк», – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Энергия нәтиҗәлелеге дәрәҗәсенә беренчел ягулык-энергетика ресурсларыннан төп файдаланучы – энергетика өлкәсе аеруча зур йогынты ясый. 2020 ел эчендә республикада электр энергиясен куллану 29 млрд. кВт-сәг тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 5% кимрәк. Коронавирус пандемиясе аркасында, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, республикада электр энергиясе җитештерү узган елның шул ук чорына карата 18% кимегән, ул 24 млрд кВт/сәг тәшкил итә. Шул ук вакытта республиканың эре станцияләрендә электр энергиясен җитештерү тулаем алганда 20% кимегән. Кимү барлык станцияләр буенча да күзәтелә, әмма барыннан бигрәк – энергия нәтиҗәлелеге азрак булганнарында.

Альберт Кәримов республика энергомашина төзелеше үсешен билгеләп үтте. КМПОда 17 МВт куәтендәге газ турбинасы электростанциясе файдалануга тапшырылган. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» двигательләре базасында Кама-энергетика предприятиесендә бүленгән энергетика сегменты өчен электростанцияләр чыгару үзләштерелгән.

Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 4 энергия станциясе модернизацияләнгән, бу энергосистеманың куәтен 1,2 Гигаваттка арттырырга мөмкинлек бирде. Әйтик, ел башына, кече генерация объектларын исәпкә алып, республика энергосистемасының электр куәте 8100 МВт тәшкил итә.

Илебезнең энергетика машина төзелеше тармагы үсеше турында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу тармак соңгы елларда ышанычлы үсеш күрсәтә. «2017 елдан без базар күләмнәре буенча 30% арттык һәм 182 млрд. сумлык планкага ирештек. Җитештерү күләме буенча 16% артып, 210 млрд. сумга кадәр җиттек. Без ил эчендә куллану дәрәҗәсен күбрәк җитештерәбез, бу тармакның экспортка юнәлешле булуын күрсәтә. Бездә бүген энергомашина җитештерүдә экспорт өлеше якынча 40% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Михаил Иванов.

Ул шулай ук соңгы 8 елда энергетика машина төзелеше үсешенә якынча 14 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме чаралары бүлеп бирелгәнлеген дә әйтте. 2020 елда гына да тармак 4,5 млрд. сум ярдәм алган.

Утырыш ахырында Алексей Песошин энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International