ТЭФ-2021: Беренче көне – яшьләр көне

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты 21 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә башланган Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында Яшьләр көнен оештыруда актив катнашты.

Бу көнне чараларның максатчан аудиториясе югары уку йортлары студентлары, өлкән сыйныф укучылары, яшь галимнәр һәм белгечләр, экспертлар, энергетика компанияләре лидерлары, академия җәмәгатьчелеге вәкилләре булды. Экспертлар сыйфатында энергетика тармагы, министрлыклар, ведомстволар һәм һөнәри берләшмәләр белгечләре чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Яшьләр көнендә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика һәм бөтен Россия энергетикасы бик кызыклы вакыт кичерә – трансформация процессы бара. Министр урынбасары искәртеп узганча, тармак электр һәм җылылык энергиясен җитештерүнең традицион формаларыннан альтернатив рәвешкә күчә – җил энергетикасы, кояш энергетикасы үсә, электр энергиясен термоядер синтезы юлы белән алу буенча актив эш алып барыла.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, ТЭФ инициаторы һәм анда актив катнашучыларның берсе – энергетика өлкәсендә бик көчле фәнни юнәлешләргә ия булган КДЭУ.

Яшьләр көне кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен тематик мастер-класслар һәм конкурслар узды. Әлеге чараларны оештыруда КДЭУ катнашты. Шулай итеп, «Try-a-Skill» («Үзеңне сына!») мастер-класс мәйданчыгында һәм «Энергетикага багышлау» интерактив уенында балалар уен формасында һөнәр белән танышты һәм экспертлар ярдәмендә үз куллары белән альтернатив энергия чыганакларында электр станцияләре макетларын ясарга өйрәнделәр.

«Энергияне саклау – мөһим күнекмә» интерактив уенында төрле белем һәм төрле белгечлеккә ия булган яшьләр командалары энергетика өлкәсендә инженер кейсларын бергә хәл итә белүдә көч сынашты, идеяләре һәм белемнәре белән уртаклашты. Өстәвенә, бурычлар төрле иде: бик гадидән башлап бик катлаулылары да бар иде. Әйтик, идарәче компания пенсионер ханымнан, батареялар җылытмый, дигән шикаять ала, һәм команда проблеманы ничек бетерергә кирәклеген билгеләргә тиеш. Глобаль бурыч – электростанция төзү планлаштырылган конкрет төбәк өчен иң оптималь энергия чыганагын сайлау. Җил тегермәннәре? Кояш генераторлары? Атом реакторлары? Яки традиционрак берәр нәрсәме?  Ә «Идея кабыз« воркшобында тыңлаучылар идеяне ничек итеп бизнеска әйләндерергә, бу юлда нинди авырлыклар очрый һәм аларны ничек җиңәргә кирәклеген белделәр.

Олылар өчен оештыручылар «түгәрәк өстәлләр» һәм семинарлар туплады, аларда шулай ук КДЭУ вәкилләре катнашты.

ТЭФ кысаларында өч көн дәвамында «Энергетика. Ресурсны саклау» махсус күргәзмәсе эшләячәк, форум кунакларына энергиянәтиҗәле һәм ресурсларны сак куллана торган технологияләрне алга этәрү, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, бизнес бергәлекләре, галимнәр һәм федераль һәм төбәкләрдәге хакимият органнары вәкилләре арасында эксперт фикерләре белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк, энергетика нәтиҗәлелегенең алга таба стратегиясе турыдан-туры алар инициативасына һәм карарларына бәйле булачак.

Үз экспозицияләрен 80 артык Россия компаниясе тәкъдим итә, шул исәптән, «Сетевая Компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ, «Чабаксар электроаппарт заводы» АҖ, «ЭТИ Электроэлемент» ҖЧҖ, «Энсто Рус» ҖЧҖ, «ВОГЕЗЭНЕРГО» ҖЧҖ, «Коренев түбән вольтлы аппаратура заводы» АҖ, «Чабаксар электр аппараты заводы» АҖ, «Нева «Волхов» трансформатор заводы» ҖЧҖ, «Михнев электр эшләнмәләре заводы» АҖ һәм башкалар. Күргәзмәдә беренче тапкыр электромобильләр өчен заряд станцияләре аерым блок белән тәкъдим ителде һәм «ЗЭТЗ» ҖЧҖ, «Промэнерго» ҖЧҖ, «ТАЧ Продакшн» ҖЧҖ, «Энергоразвитие» ИК ҖЧҖ компанияләреннән электрокарлар экспозициясе җәелдерелде.

КДЭУның күргәзмә павильонында уникаль җиһазлар һәм технологияләр тәкъдим ителгән – «акыллы» ятмалар өчен мәгълүмат тапшыруның чыбыксыз системаларын һәм идарә итүнең адаптив системасын кулланып, нефть суырта торган станоклар өчен Россиянең югары нәтиҗәле синхрон двигательләре базасындагы электр үткәргечләр сериясе; җылылык белән тәэмин итү системасының электрон моделе нигезендә Азнакай блок-модульле котельныен төзүнең максатка ярашлы булуына техник-икътисадый бәя; электр үлчәү лабораториясе, шулай ук Инжиниринг үзәге.

Татарстанның DBC компаниясе хезмәткәре Михаил Клюкин бер үк вакытта КДЭУның вибродиагностика лабораториясе мөдире вазыйфасын да үти. Югары уку йорты павильонында ул вибродиагностика һәм лазер үзәге өчен җиһазлар урнаштырылган стендлар тәкъдим итә.

Форум программасы ахырында «Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз – 2021» яшьләр инициативалары республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклау буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган – Казан биохимия һәм биофизика институты аспиранты Анастасия Макарова «Табигый биополимерлар һәм углерод нанотрубкалары нигезендә гидрогельләр – авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару өчен перспектив технологик компонентлар» эше һәм КДЭУ аспиранты Артем Водениктов – «Җылылык электростанцияләрендә конденсатны деаэкрацияләү өчен парны кабат куллану» технологиясе авторы җиңүче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International