ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Күптән түгел Татарстанда «Август-Алабуга» заводы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады. ФКҮ экспертлары ярдәме белән предприятие авыл хуҗалыгында чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен алыштыргысыз гербицидлар җитештерү күләмен ике тапкыр арттырган.

Югары технологияле предприятие Россия авыл хуҗалыгы базарының өчтән берен продукция белән тәэмин итәргә һәм чит ил компанияләренә конкурент булырга  сәләтле. Ул фармацевтика һәм косметика чаралары җитештерүче предприятиеләргә охшаш булган формуляцион, «чиста» җитештерү предприятиесе.

Сынау агымы сыйфатында ФКҮ экспертлары сулы эремәләр линиясендә гербицидлар җитештерүне оптимальләштерүне сайлаган, аларны гамәлгә ашыру буенча компания табышындагы проценты 28% тәшкил итә. Бу универсаль гербицид авыл хуҗалыгында киң кулланыла. Ул берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәренә, шулай ук куаклар һәм вак үләннәргә каршы көрәшү өчен кирәк. Төп җитештерү проблемалары арасында экспертлар җитештерү сезонының иң югары егәрлеге җитмәү һәм җиһазларның югары нәтиҗәлелек белән эшләмәвен ачыклаган.

Сакчыл җитештерү методикаларын куллану нәтиҗәсендә, агымда эшкәртү 100% (сәгатенә 380,9 л/кешедән башлап 761,8 л/кешегә кадәр) арткан, бер партия продукт җитештерү процессына тотылган вакыт 48% (23 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр) кимегән, ә төгәлләнмәгән җитештерү күләме 45% (123 мең литрдан 80 мең литрга кадәр) кимегән.

Моннан тыш, проектта катнашучылар белән партияне тәмамлау һәм этикеткаларын алыштыру вакытында эшсез торган очракларны да ачыклаганнар. Бүлү линиясенең тизлеген тарату һәм аны баланслау, эчке процессларның бер өлешен тышкысына күчерү һәм хезмәткәрләрне яңа эшләр башкару стандартларына өйрәтү нәтиҗәсендә эшләп чыгару дәрәҗәсе 25% арткан.

«Проектны гамәлгә ашырганда ФКҮ вәкилләре грамоталы экспертлар сыйфатында чыгыш ясады һәм сакчыл җитештерү методикаларын ачуда һәм куллануда сизелерлек ярдәм күрсәтте. Аларны гамәлдәге процессларга салмак кына интеграцияләргә, икенче яктан карарга, яхшырту өчен яңа мөмкинлекләр ачыкларга ярдәм итте. Җитештерү күрсәткечләренең сизелерлек артуы һәм чыгымнарны киметү турында ышанычлы әйтә алам», – дип белдерде «Август-Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Алин.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев VTK Global Investment and Trading S.A. компаниясен гамәлгә куючы Тайлан Караманли белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ВИЭ кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, Казан дәүләт энергетика университеты профессоры Наил Тимербаев һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ энергетика идарәсенең баш белгече Илнур Усманов катнашында узды.

Аның максаты Татарстан Республикасында яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү буенча ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу иде.

Марат Миңнебаев билгеләп үткәнчә, Россиядә, аерым алганда, Татарстанда альтернатив энергия чыганакларын үстерүгә зур игътибар бирелә.

«Без Татарстан Республикасында альтернатив энергия чыганакларын үстерү белән кызыксынабыз һәм кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», – диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Очрашу ахырында яклар ике яклы хезмәттәшлекне дәвам иттерүдә мәнфәгатьле булуларын белдерделәр.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 3 нче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыручы лидер-төбәкләрнең ТОП-5 исемлегенә эләккән, 8,3 балл җыйган.

Рейтинг Методология бүлегендә «Производительность.рф» ИТ-платформасында тиешле биттә санап үтелгән сигез күрсәткечтән тора.

Алар арасында – штатның комплектлылыгы, предприятиеләрне колачлау, төгәлләнгән проектларның үз вакытында старт алуы һәм саны буенча планны үтәү, шулай ук төбәкләрдәге компетенция үзәкләренең мөстәкыйль проектларны тормышка ашыруга тәкъдим ителгән хезмәткәрләр белән комплектлылыгы. Рейтингта шулай ук проектларны тормышка ашыру графигын үтәү, үрнәк-агымнар булдыру һәм предприятиеләрнең ТКҮ эшеннән канәгать булу дәрәҗәсе бәяләнә.

Рейтинг илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрдә проектларны тормышка ашыру сыйфатын арттыру, иң уңышлы тәҗрибәгә ия булган төбәкләрне ачыклау һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен квартал саен үткәрелә. Рейтингта 10 айдан да ким эшләмәгән ТКҮ катнаша.

Бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 69 предприятие катнаша, аларның 1903 хезмәткәре сакчыл технологияләр куллану инструментларына өйрәтелгән, 61 агым-үрнәк булдырылган, ул җитештерү һәм/яки ярдәмче процессларны оптимальләштерүнең нәтиҗәсе булып тора.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, «производительность.рф» сайтында предприятиеләр тарафыннан барлыгы 237 артык гариза бирелгән, шулардан 135 предприятие белән килешү төзелгән.

2020 елда «Процесслар фабрикасы» булдырылган һәм сертификацияләнгән, тренингларны алып бару өчен мәйданчыкта 4 тренер белем алган. Эш дәверендә барлыгы 850 артык кеше укытылган.

«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы стратегиясендә билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Конкурс шартлары белән җентекләбрәк производительность.рф сайтында танышырга мөмкин.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Түбән Камада IX «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Татарстанның сигез муниципаль берәмлегеннән 270 катнашкан, эшләүче иҗади  яшьләр «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Шөһрәт минуты» номинацияләрендә үз талантларын күрсәтте. 

Компетентлы жюри әгъзалары балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, инженерлар, слесарьлар, Татарстан районнары администрацияләре хезмәткәрләре һәм башкалар тарафыннан тәкъдим ителгән номерларны карады. Матур җырлар, дәртле бию номерлары аша предприятиеләрдән килгән яшь егетләр кунакларга энергия бүләк иттеләр. Хәзерге шартларда мондый чаралар кешеләрне берләштереп, коллективларны күмәкләштереп, тормышыбызның барлык күренешләрендә дә матур булуын искәртеп, аерым әһәмияткә ия.

Бигрәк тә аларның республиканың киләчәге өчен төрле һөнәр ияләре тарафыннан әзерләнүе мөһим.

Зона туры нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленгән иде. Беренче урында – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Аммоний» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, Мамадыш муниципаль районы мәгариф бүлеге командалары. Икенче урында – Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты, «Татэнерго» АҖ филиалы – Чаллы ҖЭҮ командалары. Аларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бүләкләде. 

Хәзер командалар Казандагы супер финалда зона этапларының калган җиңүчеләре белән очрашачак. 

Үз номинацияләрендә аерым башкаручылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Аларның аеруча аерылып торганнары жюри әгъзаларыннан супер финал өчен махсус чакыру алды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, шулай ук Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров тапшырды. 

Алда, 22-23 октябрь көннәрендә Казанда һәм 29-30 октябрь көннәрендә Зеленодольскта узачак сайлап алу турлары көтә. Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең супер финалында очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган команда номинацияләнә һәм аңа ТР Президенты кубогы, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган команда Кубок һәм 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов бүген «Джаран Кимья» компаниясе генераль директоры Бирол Джаран белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Caran Group»  компанияләре төркеме делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында узды.

Родион Карпов билгеләп узганча, республика предприятиеләре Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Ике республиканың да тышкы сәүдә әйләнеше моңа раслама булып тора. Әйтик, 2020 елга ул АКШ доллары белән 361 млн.доллар тәшкил иткән, ә 2021 елның беренче ярты елында АКШ доллары белән 200 млн. доллардан артып киткән. 

«Россия-төрек мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән элемтәләрне үстерүгә бер һәрвакыт зур әһәмият биреп килдек һәм үзара файдалы багланышларны җәелдерүгә бик шатбыз», – диде ул үзенең чыгышында.

 «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ кебек Татарстан предприятиеләре Төркиядәге коллегалар белән тыгыз эшчәнлек алып бара.

Очрашу азагында яклар сәүдә-икътисад эшчәнлеген арттыру юнәлешендә алга таба хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын белдерделәр.

Быелның август ае башында «РемСервисТранспорт» предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы булган. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру өч елга исәпләнгән. Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары катнашында актив фаза беренче алты ай дәвамында уза.

Хәзерге вакытта ТКҮ белгечләре предприятиедә проектның эш төркемендә һәм предприятие җитәкчеләре өчен «Сакчыл җитештерү нигезләре», «Проектны үтәү методикасы», «Карталау», «Эшчәнлек анализы», «Стандартлаштырылган эш», «5С», «СМЕД», «ОЕЕ» темалары буенча укулар уздырганнар, шулай ук предприятиенең эчке тренерын да сайлаганнар, ул алга таба предприятие хезмәткәрләрен сакчыл эшчәнлек нигезләренә өйрәтәчәк. Болар барысы да предприятиенең алга таба, мөстәкыйль үсешен тәэмин итү һәм проект нәтиҗәләрен тиражлау өчен кирәк.

«Бүгенге көндә проектны гамәлгә ашыру диагностика этабында тора. Хәзерге хәл картага төшерелгән, проблемалар ачыкланган, максатчан торышка ирешү буенча чаралар планы әзерләнә. Статистика белешмәләрен җыю өчен эшкә анализ кертелгән. Болар белән берлектә стандартлаштырылган эш кебек инструмент та кертелә, ул ТО-2 дөрес уздырырга һәм югалтуларны азайтырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлата Татарстанның ТКҮ эксперты Айдар Кушаев.

Предприятие эшчәнлегенең төп төре – махсус автотранспорт чаралары белән йөк ташу. Хезмәтләрне нефть һәм сервис компанияләре күрсәтә. Сынау агымы буларак предприятие автомобильләре өчен ТО-2 уздыру агымы сайланган. Ә сайланган сынау проекты мисалында киләчәктә предприятие эшчәнлек юлын дәвам иттерәчәк. 


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының кулланучылар базары предприятиеләрендә COVID-19 таралуын чикләү буенча яңа чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарага Татарстан Республикасы сәнәгать министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелек итте.

 Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә тармак берләшмәләре, сәүдә үзәкләре, сәүдә челтәрләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 19.03.2020 ел, №208 карарын һәм «Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19 каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында» 11.10.2021 ел, №7 карарын үтәү буенча аңлатмалар бирелде.

 Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына, шул исәптән массакүләм җыелу объектларына килүчеләрнең үтеп керүен чикләү һәм QR-кодлар күрсәтеп кертү өлешендә, үзгәрешләр кертелде. Чикләүләр җәмәгать туклануы предприятиеләренә (гражданнарның җәмәгать туклануы объектларына кермичә генә, аларга чыгарып бирү, заказлар китерү, аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы буенча күрсәтелә торган хезмәтләрдән тыш), сәүдә-күңел ачу үзәкләренә (комплексларына) һ.б. кагыла. 


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Мәскәүгә «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнашу өчен килде (2021 елның 13-15 октябре).

Шулай ук форум барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Вагит Алекперов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзалады.

Документта яклар углеводород чималын чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча прогрессив техника һәм технологияләрне кертү өлкәсендә бердәм фәнни-техник сәясәт уздырачаклар, диелә.

Моннан тыш, яклар чимал базасын үстерү, яңа нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү, гамәлдәге җитештерү объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча озак сроклы программаларны гамәлгә ашыруда да бер-берсенә ярдәм итешәчәк.  

«Лукойл» ГАҖ яңа автоягулык салу станцияләрен төзү һәм реконструкцияләү эшен дәвам иттерәчәк. Татарстан Республикасы, үз чиратында, тиешле участоклар алуда ярдәм итәчәк.

Килешүнең аерым пункты булып, гамәлгә ашырыла торган проектлар кеше өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булсын өчен, экологик куркынычсызлык программасын эшләү, дип теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, чараны оештыручылар – Росконгресс фонды, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Әлмәттә «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы гала-концерты булып узган. 

Беренче сайлап алу турының ике көнендә компетентлы жюри «Бию юнәлеше»,  «Музыка юнәлеше» һәм «Шөһрәт минуты» номинацияләрендәге номерларны караган. Бу көннәрдә «Нефтьче» мәдәният сарае Татарстанның 15 муниципаль районыннан 300 катнашучыны кабул иткән. 

Министр урынбасары Родион Карпов Әлмәт шәһәрендә узган фестивальнең зона этабы гала-концертында катнашты.

«Наше время — Безнең заман» фестивален үткәрүнең беренче елында проектта 30га якын коллектив катнашкан иде. Бүген катнашучылар саны 180 артып китте. Ышанам ки, бу күрсәткеч алга таба да үсәчәк», – диде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов. 

Беренче ике номинациядә катнашучылар үзбәк, украин, удмурт, мари һәм күпмилләтле республиканың башка телләрендә төрле җырлар һәм биюләр күрсәткән. 

Зона туры нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленгән. Беренче урыннарны «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, Чистай үзәк район хастаханәсе, «Транснефть - Прикамье» АҖ командалары алган. 

Икенче урын «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы – Берләшкән металлургия компаниясе командасына бирелгән. 

Санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, беренче зона этабы тамашачылардан башка гына уздырылган. 

Сайлап алу турлары 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Зеленодольскта узачак. 

Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында иҗади көрәштә очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. 

Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган команда номинацияләнә һәм аңа ТР Президентының традицион күчмә кубогы, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чайка СПГ» пассажирлар судносына ачкычлар һәм документлар тапшыру тантанасында катнашты.

«Ак Барс» холдингы компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте арасында «Чайка-СПГ» судносын тапшыру турындагы килешүгә кул куелды. Алга таба «Чайка-СПГ» судносын «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Газпром СПГ технологии» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында тапшыру турында килешү имзаланды.

Чара X Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды (2021 елның 5-8 октябре).

Исегезгә төшерәбез, Петербург халыкара газ форумы – тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы мәйданчык. Дискуссияләр нәтиҗәләре буенча индустрия лидерлары тарафыннан кабул ителгән карарлар глобаль газ базарын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясый.

Бүген үк Татарстан Республикасы Президенты барында СПГда эшләүче техникага (МТЗ-1221 тракторы, экскаватор) ачкычлар һәм документлар тапшыру тантанасы булды.

Белешмә өчен:

Россиядә СПГ буенча беренче экскаватор - "РариТЭК Холдинг" АҖ эшләнмәсе. Дизель версиясе алдында бәхәссез өстенлекләр: экологик яктан югары күрсәткечләр (Евро-5 халыкара стандартына туры килү), ягулыкка экономия 2,5 тапкыр, двигательнең (Yuchai газ двигателе ресурсы 1 млн км га кадәр) арткан ресурсы, эксплуатация чыгымнарын киметү. Бу техника ерак төньяк шартларында да файдалану өчен бик яхшы туры килә.

UMG E330C экскаваторы карьерларда, төзелеш мәйданнарында, траншеялар казыганда, котлованнар, өемнәр корганда зур күләмдә эш башкара ала.

Машина алдында торган бурычларга карап, аның функционалын киңәйтергә ярдәм итүче төрле сменалы инструментларны тоташтырырга була: ваклау-сортировкалау чүмечләре, грейферлар, гидрокайчылар, бетон җимергечләр.

2021 елда МТЗ 1221 тракторына алты цилиндрлы ММЗ двигателенең газ моторлы версиясен эшләү төгәлләнде. Күргәзмәдә X Петербург халыкара газ форумы кысаларында МТЗ 1221 газ-мотор тракторы үрнәге тәкъдим ителде, анда СПГ һәм КПГ ягулыгын саклауның катнаш системасы урнаштырылган. Ике саклау системасы да техника эшен алмаштыруны тәэмин итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International