Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Залда шулай ук Дәүләт Думасы һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре катнашты. Предприятие җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, профсоюзлар һәм башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Республикада узган вакыйгаларга һәм төп икътисадый нәтиҗәләргә багышланган фильм күрсәтелде.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул 2021 елга йомгак ясады, 2022 елга төп бурычларны билгеләде, республика директорлар корпусының республика алдында торган бурычларны хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Яңа ел алдыннан без традицион рәвештә республиканың алдынгы предприятиеләре һәм эре республика оешмалары җитәкчеләре, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашабыз, «Ел җитәкчесе» конкурсына йомгак ясыйбыз. Бу – хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы форсат», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук конкурс инде 21 тапкыр үткәрелүен дә билгеләп үтте.
«Узып баручы ел пандемия аркасында безнең өчен җиңел булмады. Безнең төп бурыч – гражданнарыбызның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау. Табибларга һәм медицина персоналына фидакарь хезмәтләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә – санитар чараларны тәэмин итүләре һәм вакциналаштыруны оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген залда республика медицина оешмаларының баш табиблары бар. Аларны алкышлыйк», - диде Татарстан Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, төп күрсәткечләр буенча үсеш тәэмин итә алдык.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга, икътисад тармакларына – система барлыкка китерүче предприятиеләргә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка үз вакытында һәм масштаблы ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Икътисадый күрсәткечләрнең тотрыклы үсеше, барыннан да элек, безнең әйдәп баручы тармаклар – нефть, газ, химия комплексы, машина төзелеше, энергетика, төзелеш аркасында тәэмин ителә, - диде ул. – Шул исәптән, СИҮАБТ, «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис», индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыкларының инвестицион программаларын гамәлгә ашыру хисабына».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук климат шартлары начар булуга карамастан, авыл хуҗалыгының уңышларын билгеләп үтте. Шулай итеп, катлаулы елда 2,4 млн. тонна иген җыелган, шул ук корылыклы 2010 елда бу 0,7 млн. тонна иде.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре - 1,95 млн. тонна сөт, ит - 539 мең тонна, йомырка - 1,5 млрд. данә җитештерделәр.
Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен Татарстанда 12 илкүләм проект, 44 республика программасы, 6 дәүләт программасы гамәлгә ашырылган. Алар кысаларында яңа сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт объектлары төзелде һәм ремонтланды. Бу максатларга барлыгы 96,6 млрд. сум бүлеп бирелгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Төбәк һәм муниципаль юллар төзү һәм ремонтлау буенча да масштаблы эш башкарылды: финанслау 55 млрд. сумнан артып китте.
«Бүген залда безнең хөрмәтле ветераннарыбыз бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нәкъ менә сезнең кулларыгыз белән сәнәгать предприятиеләренә нигез салынды һәм республиканың халык хуҗалыгы тармаклары формалашты. Татарстан икътисады үсешенә керткән шәхси өлешегез өчен сезгә аерым рәхмәтемне белдерәм».
ТР Президенты искә төшергәнчә, киләсе 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. «Цифрлы технологияләр – безнең гражданнарның тормыш сыйфатын һәм бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыручы инструмент. Һәр җитәкче үзе цифрлаштыруда һәм алдынгы технологияләрне кертүдә катнашыр дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Дуслык ордены белән «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Фәрдиев Илшат Шәех улы бүләкләнде.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Галиев Марат Һади улы бүләкләнде.
«ТГК - 16» АҖ генераль директоры Галиев Эдуард Геннадьевичка Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте белдерелде.
Шулай ук 2021 елда фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты («АНСАТ» вертолетын эшләгән өчен) мактау билгеләре һәм дипломнары тапшырылды.
«АНСАТ» вертолетын эшләгән өчен фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә Казан вертолет заводының элеккеге баш конструкторы урынбасары Василий Вениаминович Нам вафатыннан соң лаек булды. Василий Вениаминович хатыны Галина Григорьевнага Мактау Билгесе һәм лауреат дипломы тапшырылды.
Аннары «Ел җитәкчесе-2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатлары игълан ителде. Конкурс нәтиҗәләре турында Татарстан Премьер-министры - конкурс комиссиясе рәисе Алексей Песошин сөйләде. «Катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм профсоюзлар Федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды, - диде ул. - Әлеге чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара. - Конкурста катнашу өчен барлыгы 120 җитәкче тәкъдим ителде. Конкурста 97 җитәкче номинант булды».
Конкурс нәтиҗәләре буенча республика һәм муниципаль органнарга, Милли китапханәгә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивына җибәрелә торган истәлекле китап бастырылачак, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.
Тантаналы чара Яңа ел концерт программасы белән үрелеп барды.