Яңа ел – могҗизалар, якын кешеләр белән күрешү һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алу вакыты!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Ул Казан шәһәреннән ноутбук турында хыялланган 13 яшьлек Лиана Мөхәммәдиеваның теләген үтәде.
Министрның Мөхәммәдиевләр гаиләсе белән очрашуы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, аның кысаларында кадерле бүләк тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе 2014 елда башланган «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты тарафыннан оештырыла. Бу акция нәтиҗәсендә Яңа ел алдыннан моңа аеруча мохтаҗ булган балаларның хыяллары тормышка ашырыла.
Онлайн рәвештә дә, елкажеланий.рф сайтына кереп, бу балаларның берәрсен бәхетле итәргә мөмкин. Катнашу шарты – теләк 2022 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш. Күңел түрендәге теләкләр 2021 елның 15 ноябреннән 11 декабренә кадәр җыела. Гаризаларны сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм авыр чирле өлкән яшьтәге кешеләр калдыра.