Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Куппер Технологии» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Талышев белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында узды. «КАМАЗ» ГАҖ двигательләрендә мотор маена стенд/кыр сынаулары үткәрүне оештыру мәсьәләләре каралды.
Очрашуда шулай ук «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директорының техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары Алексей Зурбашев, «КАМАЗ» ГАҖ баш конструкторы Евгений Макаров һәм башкалар катнашты.
«Куппер» ДК – динамик үсештәге оешма, аның төп эшчәнлек төре – инновацион майлау материалларын эшләү, җитештерү һәм сату. Компания Россия базарында 2012 елдан бирле эшли.