«КАМАЗ» социаль партнерлык системасында лидер дип танылган

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

«КАМАЗ» социаль партнерлык системасында автомобиль төзелеше лидеры-2021» тармак конкурсында беренче урынны алган. Әлеге бәйге РФ Авыл хуҗалыгы машина төзүчеләрнең һөнәри берләшмәсе оешуга 30 ел һәм Россиядә беренче автомобиль ясалуга 125 ел тулуга багышланган булган.

Бүләкләү тантанасы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган. «КАМАЗ»ның һөнәри комитет рәисе урынбасары Андрей Конюковка истәлекле бүләк һәм I дәрәҗә Дипломны РФ Авыл хуҗалыгы машина төзүчеләрнең һөнәри берләшмәсе рәисе Андрей Фефелов, «Россия автоҗитештерүчеләр берләшмәсе» ассоциациясе башкарма директоры урынбасары Алексей Сереженкин һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов тапшырган.

Тармак конкурсы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә РФ Авыл хуҗалыгы машина төзүчеләрнең һөнәри берләшмәсе һәм «Россия автоҗитештерүчеләр берләшмәсе» ассоциациясе тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән.

«КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International