ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

17-19 февральдә ТР Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстанның иҗади эшләүче яшьләренең V слеты узачак. Ул Татарстанның эшче яшьләре иҗатының ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга әзерләнү өчен өйрәтүче семинар-тренинг рәвешендә узачак. 


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

14 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә  система операторы башлыгы Федор Опадчий катнашында киңәшмә булып узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев катнашты. Очрашуда Федор Опадчий 10 ел эчендә Татарстанның энергия системасы үсешенең төп нәтиҗәләрен һәм системалы оператор фаразларын тәкъдим итте, электр энергетикасын перспектив планлаштыру системасындагы үзгәрешләр һәм электр энергетикасы тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү эше турында сөйләде.

Моңа ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов ышана, ул 14 февральдә Татарстанда Университет технологик эшкуарлыгын үстерү мәсьәләсе буенча цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов уздырды. Чара Казан дәүләт энергетика университетында узды.

Барлык салым түләүчеләр дә 2023 елның 1 гыйнварыннан үзләренең салым йөкләмәләрен бердәм салым счеты аша башкара.

БСС – казначылыкта ачылган салым түләүче счеты, анда аның салым бурычлары да, аларны үтәү (түләү) исәбенә күчерелә торган акчалары да чагылдырыла.


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа структураның Директорлар советы рәисе итеп Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сайланды. «ТР СҮФ» АҖ генераль директоры итеп Марат Бохараев билгеләнде.


10
февраль, 2023 ел
җомга

Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Ул җир тетрәүләрнең фаҗигале нәтиҗәләренә бәйле рәвештә бөтен Төркия халкының тирән кайгысын уртаклашты.  Министр зыян күрүчеләрне кызгану сүзләрен, Төркиядә кабул ителгәнчә, кайгы уртаклашу китабында калдырды.


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«ТАГРАС» нефть сервисы холдингы 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары буенча хезмәт коллективлары конференциясен үткәрде. Чара Әлмәттә, «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус катнашты.

Хөрмәтле Татарстанның гражданнар авиациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне белән котлыйм!


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 13 февраленнән Алабуга территориясендә узачак «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы старт ала.

Конкурс югары социаль әһәмияткә ия һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, яшьләрдә сайланган һөнәргә кызыксыну дәрәҗәсен үстерүгә һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Бу хакта 6 февральдә Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Зәй һәм Менделеевск районнары предприятиеләре хезмәткәрләре, халык белән очрашулар барышында хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International