Татарстанда газ үткәрүгә субсидия арттырылды һәм аны алучылар исемлеге киңәйтелде

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазларын сатып алуга һәм урнаштыруга  арттырылган республика субсидиясен раслады. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында 231 нче номерлы карарга кул куйган.

Документ нигезендә, бер йорт хуҗалыгына субсидия 100 мең сумнан артмаячак.

Татарстан территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугышта һәлак булган (үлгән) инвалидларның гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, I һәм II төркем инвалидлары, инвалид балалары булган гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 19 мең сумнан артмаган, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр дәүләт ярдәмен алуга өмет итә ала.

Моннан тыш, субсидияне Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә ала алачак, түбәндәгеләр арасыннан:

хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, Татарстан Республикасында оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтәүче гражданнар);

РФ Милли гвардиясендә хезмәт итүче затлар;

махсус хәрби операциядә катнашу максатыннан Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзегән РФ гражданнары;

махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (Татарстан Республикасында эчке эшләр органнары), Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре.

Документның тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1171476 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International