20 мартта ТР Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Инвестиция советы утырышы булып узды.
Көн тәртибендә берничә проект каралды:
«Бурлак» вездеходлары» ҖЧҖ тарафыннан транспорт машиналары узеллары һәм механизмнары производстволарын булдыру. Компания Алабуга районында предприятие ачарга һәм «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алырга тели. Планлаштырылган эш урыннары саны – 100.
Тукай районы территориясендә «Алабуга» МИЗ контейнер тимер юл терминалы һәм склад мәйданнары аша «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ логистика комплексын булдыру. Проектның максаты – Азия-Тын океан төбәгенә полимерларны контейнерлаштыру һәм экспортны гамәлгә ашыру.
«Коген Казан» ҖЧҖ тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә логистика төеннәре төзү. Компаниянең теләсә нинди архитектура чишелешләрен продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. Планлаштырылган эш урыннары саны – 32.
Зеленодольск районы территориясендә «Нәфис Косметикс» АҖнең яңа склад корпуслары төзелеше.
«Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә «Иристон Кама» юл металл конструкцияләре заводы төзелеше. Завод юл коймалары, җәяүле коймалары, күпер киртәләре һәм башка металл конструкцияләр чыгарачак. 30лап эш урыны булдыру планлаштырыла.
«Казан Экспресс» ҖЧҖ тарафыннан Югары Ослан районы территориясендә «Югары Ослан» шәхси сәнәгать паркын булдыру – резидентларны урнаштыру һәм яңа эш урыннары булдыру өчен җитештерү-склад комплекслары төзү.
«Мастер Клининг» ҖЧҖ тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә чиста йомшак инвентарьны арендалау хезмәтләрен күрсәтү буенча җитештерү куәтләрен модернизацияләү. 280 эш урыны булдыру планлаштырыла.
«Буа» сәнәгать паркын үстерү – «Унипарк» ҖЧҖ маймычларны инкубацияләү һәм 1 килограммга кадәр форель үстерүне, шулай ук төзелеш материаллары җитештерүне күздә тота. 50 эш урыны булдырылачак.
Барлык проектлар да хупланды