ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Африка илләренә бизнес-миссия планлаштыра

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

«Алжир икътисадны диверсификацияләүгә мохтаҗ, шуңа күрә товарларга да, хезмәтләргә дә, инвестицияләргә дә ихтыяҗ булачак», – бу хакта 20 мартта булып узган онлайн-очрашуда Россия Федерациясенең Алжирдагы Сәүдә вәкиле Иван Налич хәбәр итте. Республика предприятиеләре өчен очрашуны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. 

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Татарстанның Алжирга төп экспорт статьясы ягулык, нефть һәм нефть продуктлары гына түгел, Алжир территориясеннән авыл хуҗалыгы продукциясе кертелә.

«Быел Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Африка илләренә бизнес-миссия эшли, алар арасында Алжир да бар. Республика предприятиеләре катнашырга теләк белдерә», – диде Герман Лернер.

Предприятие вәкилләре Россия продукциясен экспортлау үзенчәлекләре, кертү пошлиналары, товарлар импортының яңа кагыйдәләре, алдан түләүләр турында сораулар бирә алдылар, шулай ук логистика һәм Алжирда эшлекле партнерлар эзләү темасын да күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International