«Алексеевск сөт заводы» «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуга йомгак ясады

2023 елның 17 марты, җомга

2022 елның июнендә «Алексеевский сөт заводы» ҖЧҖ предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына керде.

Проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә үтте.

2023 елның февраль уртасында предприятиедә «Тулы сөт продукциясе җитештерү процессын оптимальләштерү» сынау проектын гамәлгә ашыру тәмамланды.

Проектны гамәлгә ашырганда аның ярдәмендә операцияләр оптимальләштерелә һәм стандартлаштырыла торган стандартлаштырылган эш коралына аерым басым ясала. Остазлык комплексында эшне башкаруның иң яхшы ысуллары беркетелгән эш стандартлары һөнәргә яңа хезмәткәрләрне тизрәк кертергә мөмкинлек бирә.

«Алексеевск сөт заводы»нда сөт продукциясе җитештерү процессы 11 процентка кыскартылган, җитештерү агымындагы запаслар 20 процентка киметелгән һәм җитештерүдә эшләп чыгару дәрәҗәсе 10 процентка арттырылган. Хисапланган икътисадый файда елына 4,5 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International