ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясенең Согыд Гарәбстаны Корольлегендә сәүдә вәкиле Станислав Янковец белән онлайн очрашуны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышуда  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус катнашты.

Ул 28 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Корстон» КСКК комплексында узачак.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бу бөтен ил масштабында үзеңне таныту, шулай ук идарә итү сәләтеңне күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Конкурста Россия гражданнары һәм ике елдан артык идарә тәҗрибәсе булган 55 яшькә кадәрге чит ил гражданнары катнаша ала.

«ЛидерыРоссии.рф» сайтында теркәлергә өлгерегез!

https://лидерыроссии.рф/?utm_source=dialog&utm_medium=tatarstan&utm_campaign=uni


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Татарстан Республикасының 70 компаниясеннән торган делегациянең эш визиты белән Үзбәкстанга килде.

2022-2023 елларда чит илләрдә узган теләсә нинди халыкара чараларда катнашу өчен дәүләт ярдәмен алырга мөмкин.


21
апрель, 2023 ел
җомга

Ул Казанда, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында 10:00 сәгатьтә узачак. Хэйлунцзян (Пинфан районы) провинциясеннән делегация составында төрле юнәлештәге предприятиеләр: 

  • машина төзелеше, автоөлешләр;
  • халыкара логистика;
  • төзелеш техникасы һәм материаллары;
  • трансчик сәүдәсенең комплекслы платформасы;
  • авыл хуҗалыгы.

Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештыра. 

Теркәлү – сылтама аша.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 567-36-87.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Кукмара тегү фабрикасы» генераль директоры Голов Рафаэль Анатольевич вафаты уңаеннан тирән кайгы уртаклаша.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

19-21 апрельдә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ «Аңлы рәвештә карьера төзе»  карьера форумын үткәрә.

Форум кысаларында узачак чаралар:

  • мастер-класслар;
  • тренинглар;
  • эшлекле уеннар;
  • эш бирүчеләрдән лекторийлар;
  • түгәрәк өстәл;
  • Бөтенроссия вакантлы эш урыннары ярминкәсе.

Форум Казан шәһәре, Четаев урамы, 18а йорт (8 нче уку бинасы) адресы буенча узачак.

«Аңлы рәвештә карьера төзе» карьера форумы хезмәт базарын торгызуга һәм Россия оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Август-Алабуга» предприятиесендә Алгарышлы әзерлек корпоратив үзәге ачылачак.

«Август-Алабуга» ҖЧҖ – эре тоннажлы пестицидларның сыек препарат формаларын җитештерү буенча заманча предприятие.

Алгарышлы әзерлек корпоратив үзәкләре ачылачак предприятиеләр конкурс сайлап алу барышында билгеләнгән. Предприятиеләр командалар җыя, өстенлекле кадрларга ихтыяҗ исемлеген төзи, ә аннары проектны Икътисадый үсеш министрлыгы белән Күнекмәләрне һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгы экспертлары алдында яклый. 2023 ел ахырына Россиядә Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 60 алгарышлы әзерлек корпоратив үзәге эшләячәк.
Илкүләм проектның сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: https://ppt.tatarstan.ru/


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча практик тәҗрибәне тапшыруны тизләтү, шулай ук илкүләм проектта катнашмаган предприятиеләр арасында остазлыкның иң яхшы практикаларын тарату өлешендә комплекслы ярдәм итү максатларында оештырылган.

Конкурсны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесе – хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр региональ үзәге ярдәмендә оештыра.

Гаризалар бирү вакыты: 2023 елның 17 апреленнән 31 маена кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International