Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы КНИТУ-КАИның фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча элеккеге проректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, профессор Михайлов Сергей Анатольевичның вафаты уңаеннан хезмәттәшләренең, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Сергей Анатольевич үзебездә вертолет төзелешен үстерүгә зур өлеш кертә. Ул «АНСАТ» вертолетын эшләүчеләрнең берсе булып тора, фән һәм техника өлкәсендә 2021 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә лаек була.