Татарстан эшкуарларына РЭҮ ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр

2023 елның 12 мае, җомга

«ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК НО экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ хезмәтләре» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узачак. 

Вебинарда «РЭҮ» АҖ ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак: 

  • агросәнәгать комплексы продукциясен дегустация-демонстрация павильонында урнаштыру; 
  • потенциаль импортерны сайлау; 
  • партнер һәм альтернатив чит ил тәэмин итүчесен табу; 
  • күргәзмәләр һәм бизнес-миссияләр; 
  • кече һәм урта эшкуарлык субъектының түләүне кичектереп торуын иминиятләштерү; 
  • «Экспортный стандарт» кредиты; 
  • кыска вакытлы дебиторлык бурычын иминиятләштерү; 
  • агросәнәгать комплексы продукциясен, сәнәгать продукциясен ташу чыгымнарын компенсацияләү; 
  • тышкы базарларда (шул исәптән фармацевтика һәм медицина сәнәгатендә) продукцияне сертификацияләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү һ.б.

Эшкуарларга «РЭҮ» АҖ хезмәтләрен җентекләп өйрәнергә, шулай ук кызыклы сораулар бирергә уникаль мөмкинлек биреләчәк.

Чарага теркәлү 2023 елның 18 маена кадәр МСП.РФ платформасы аша уза (хезмәтнең исеме «Сервислар» - «Региональ ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - төбәкне һәм үз бизнесыгызны күрсәтергә - «Барысы өчен» - «Күрсәтергә» - «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).

Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International