Россия экспорт үзәге «Минем экспорт» цифрлы платформасында теркәлгән компанияләр саны буенча федераль округлар рейтингын төзегән.
Лидерлар – Үзәк, Идел буе һәм Себер. Бу төбәкләрдән платформада 5000, 2700 һәм 1600 эшкуар тәкъдим ителгән.
«Бүген платформада бөтен илдән 13,5 меңнән артык компания теркәлгән, ә цифрлы экосистема аша тышкы сәүдә килешүләренә ярдәм итүнең гомуми суммасы 57,7 млн АКШ доллары тәшкил итә. Закончалык буенча, иң күп сәүдә күләме дә иң күп эшкуарлар булган төбәкләргә туры килә. Һәм, әлбәттә, цифрлы хезмәтләргә заказ бирүче, теркәлгән кулланучыларның активлыгы да мөһим роль уйный», – дип сөйләде «Бер тәрәзә» проектын цифрлаштыру стратегиясе буенча вице-президент Алексей Скляр.
Кулланучылар арасында иң кирәкле хезмәтләр - халыкара күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә дәүләт ярдәме белән катнашу, потенциаль сатып алучылар исемлеге белән товар-ил хисабы, маркетплейслар сайлау, ирекле сату сертификатын рәсмиләштерү һәм АСК продукциясен транспортлауга чыгымнар өлешен компенсацияләү.