Олег Коробченко Татарстанда электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү буенча утырыш үткәрде

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Утырышны Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үткәрде.

Утырышта 2022-2023 елгы ягып җылыту сезонына йомгак ясауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

 Татэнерго, ТГК-16, Түбән Кама ҖЭҮ, Челтәр компаниясе, ТранзитЭнергоМонтаж, Энерго-Про, СК-16,  «Волго-Вятский» Оборонэнерго филиалы  вәкилләре ягып җылыту сезонының штат режимында узуы турында хәбәр иттеләр.

Федераль штаб йөкләмәсе буенча, ышанычлы электр белән тәэмин итүне тәэмин итү өлешендә БДИ һәм ОГЭ әзерлек мәсьәләләренең берсе булды. Республиканың белем бирү сыйфатына мониторинг үзәге җитәкчесе Булат Юнысов дәүләт имтиханнарын үткәрүгә әзерлек барышы турында хәбәр итте. «Сетевая компания» АҖ генераль директорының технологик тоташтыру, хокукый эш һәм милек буенча урынбасары Вадим Лукин БДИ һәм ОГЭ үткәрү объектларын ышанычлы электр белән тәэмин итүгә, кирәк булганда аларны дизель-генератор җайланмалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру барышы турында билгеләп үтте.

Хуҗасыз электр челтәре объектларын ачыклау һәм аларны челтәр оешмалары кабул итү буенча эш алып барыла. Ел башыннан «Сетевая компания» АҖ шундый 337 объектны ачыклаган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Штаб утырышында шулай ук Урыссу ГРЭСы ОРУ алга таба эшләү перспективалары мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International