#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең өченче сезонында катнашырга чакырабыз

2023 елның 12 мае, җомга

Бу 10 ел дәвамында Россиядә уздырыла торган «Россия волонтеры» Бөтенроссия конкурсының шул ук исемдәге үзара ярдәм акциясенең дәвамы һәм мирасы. Премияне Россия Президенты Владимир Путин тапшыра.

Премиянең төп максаты – кешеләргә ярдәм итүгә һәм Россиядә һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларын тану һәм аларга ярдәм  итү. Премия гражданнарның 2030 елга кадәр Россиянең илкүләм үсеш максатларына ирешүгә керткән өлешен күрсәтәчәк.

Премиядә 14 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары, коммерцияле булмаган, хәйрия оешмалары, коммерция компанияләре, шулай ук журналистлар һәм медиа өлкәсендәге башка вәкилләр үзләренең социаль проектлары белән катнаша алалар.

Моннан тыш, катнашучылар җәмәгатьчелек тарафыннан танылу, инициативаны тормышка ашыруга грант, «Сәяхәттән күбрәк» программасыннан Россия буйлап сәяхәт, партнерлардан мәгълүмати ярдәм алачак. Шул ук вакытта, алар «Машук» белем үзәгендә, «Сенеж» идарә остаханәсендә, «Таврида» арт-кластерыннан креатив индустрияләр университетында белем ала алачак.

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе 18 февральдән 5 декабрьгә кадәр уза. 

Төп этаплар: 

гариза бирү этабы: 2023 елның 18 февраленнән 15 маена кадәр;

техник экспертиза: 2023 елның 18 февраленнән 23 июненә кадәр;

региональ этап: 2023 елның 4 июленнән 21 июленә кадәр;

ярымфинал: 2023 елның 01 августынан 29 сентябренә кадәр;

финал: 2023 елның 16 октябреннән 6 ноябренә кадәр;

җиңүчеләрне игълан итү һәм #МЫВМЕСТЕ Премиясе нәтиҗәләре буенча тантаналы тапшыру: 2023 елның 5 декабре.

Катнашучыларны теркәү Премия порталында (премия.мывместе.рф) башкарыла.

Премиянең медиаматериаллары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://drive.google.com/drive/folders/1SeVZLrfVMs0V487QuyM0F8wwSsjMbXjb.

Сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (917) 250-85-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International