KazanForum 2023 урам экспозициясендә Россия һәм Белоруссиядән алдынгы техника тәкъдим ителәчәк

2023 елның 12 мае, җомга

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләр белән берлектә  «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумында урам экспозициясен әзерли. Форум 18-19 майда Казанда узачак. Күргәзмә 3000 кв.м. территорияне биләячәк.

«Казан Экспо» урам күргәзмәсенә барлыгы 20дән артык Татарстан компаниясе гариза биргән. Шулай ук үз продукциясен Белорусия һәм Мәскәү компанияләре дә тәкъдим итәчәк.

Предприятиеләр түбәндәгеләрне күрсәтәчәк:

  • К5 буыны КАМАЗ магистраль утыргычлы тракторы;
  • электробус;
  • пәрдәле магистраль ярымтагылма;
  • сәнәгать товарлары фургоны;
  • маршрут буйлап ташу өчен автобус;
  • ашыгыч медицина ярдәме машинасы;
  • торгызылган КАМАЗ автомобильләре;
  • юл-төзелеш техникасы;
  • тракторлар;
  • янгын сүндерү машинасы һ.б.

Моннан тыш, Казан Экспога керү урынында АТОМ прототибы – электромобиль куелачак, ул үз үзебезнең илдә җитештерелгән яңа ачык  операцион системаны, тулыландырылган чынбарлык технологияләрен үз эченә ала һәм автоном хәрәкәтне куллана.

Форум турында тулырак мәгълүмат: https://t.me/presscentreKS

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International