ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хезмәт ветераннарын, республиканың сәнәгать предприятиеләре хезмәт коллективлары вәкилләрен Җиңү бәйрәме белән тәбрик итә:
“Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, республиканың сәнәгать предприятиеләре хезмәт коллективлары вәкилләре!
2014 елның 7 маенда «Нижнекамскнефтехим» ААҖдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы хакимияте, сәнәгатьнең химия тармагы Россия профсоюзы хезмәткәрләре республика комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә республикада 23 маенда Химик Көненә багышланган массакүләм мәдәни чараларны оештыру мәсьәләләре каралды.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә “2013–2016 елларда Татарстан Республикасында машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклаучы технологияләр үзәге, Идел буе сыйфат үзәге җитәкчелеренең вәкилләре катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Сугыш һәм хезмәт ветераннары турында кайгырту, сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 май бәйрәме белән котлау – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының күркәм традициясе.
Министрлыкның хезмәткәрләре ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен ихлас күңелдән ихтирам һәм рәхмәтләрен белдерәләр.
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “RED Aircraft GmbH” немец компаниясе генераль директоры Владимир Райхлин белән булган очрашуда катнашты. Яклар авиатөзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында, шул исәптән, RED Aircraft авиация дизель двигательләрен җитештерү турында фикер алыштылар.
RED Aircraft (Raikhlin Engine Development) фәнни– җитештерү үзәге 1995 елда Германиядә барлыкка килде. Компания югары технологияле авиа двигательләр эшләп чыгару белән шөгыльләнә һәм хезмәт күрсәтүнең барлык спектрларын – проектлаштыруны, җитештерүне һәм сынауны тәкъдим итә.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта катнашты. Брифинг Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган иде.
Төркмәнстан "Алабуга" махсус икътисадый зонасында текстиль продукциясен эшләүне һәм җитештерүне тәкъдим итә. Апрель ае ахырында эш визиты белән Төркмәнстанга барган Татарстан Республикасы делегациясенә әлеге тәкъдим белән илнең тышкы эшләр министры Рәшит Мередов мөрәҗәгать итте. Татарстан тәкъдимне кабул итте. Делегация визиты йомгакларына багышланган брифингта бу турыда Р. Зарипов сөйләде.
2014 елның 19 маеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты” ЮҺБ ФДБМУ һәм “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклаучы технологияләр үзәге” ДАУ ярдәмендә республиканың энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өчен җаваплы булган бюджет өлкәсе оешмалары һәм учрежденияләре вәкилләре өчен “Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәләрендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның практик мәсьәләләре” квалификацияне күтәрү программасы буенча укыту уздыра.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган брифинг узачак.
2014 елның 26–27 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга булып узган визиты турында массакүләм магълүмат чаралары вәкилләренә мәгълүматны Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерәчәк.
2014 елның 3 маенда Татарстан Республикасы делегациясенең Гыйракка визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Гыйрак Көрдстанының эшлекле даирәләре белән булган очрашуда Россия Федерациясенең Эрбильдәге Генераль консулы Валерий Поспелов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казан вертолет заводы” ААҖ маркетинг һәм товар сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, визит максаты - регионнар арасында икътисадый, мәдәни, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү. Президент Татарстанның икътисадый үсеше һәм республиканың эре предприятиеләре турында җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Көрдстан белән Татарстан Республикасы арасында машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, шулай ук мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр бар.
2014 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Төркия Республикасына визиты кысаларында Татарстан –Төркия эшлекле форумы узды. Форум эшендә йөздән артык төрек эшмәкәрләре катнашты.
Татарстан Президенты үзенең чыгышында Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлек Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә дип ассызыклады. Аның җиткерүенчә, Төркия Республикасы чит ил катнашындагы предприятиеләр саны буенча беренче урында тора. 2013 елда Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 650 млн доллардан артты, Татарстан Республикасында игълан ителгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итте. 2014 елда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Алабуга" МИЗда берничә эре төрек предпритиесе ачылачак. Алар арасында агач МДФ-панельләр җитештерүче «Кастамону Энтегре» компаниясе, гигиена чаралары җитештерүче «Хаят Кимья», пыяла җитештерүче «Шишеҗам» заводы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International