7 декабрьгә кадәр инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында коммуналь инфраструктурага тоташтыру буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хезмәтләре өчен түләүгә сәнәгать предприятиеләре чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү вакыты озайтылды.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 гыйнварыннан коммуналь челтәрләргә тоташтыру буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хезмәтләре өчен түләүгә чыгымнар субсидияләнә.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына сайлап алуда катнашу өчен инвестицион проектны гамәлгә ашыручы һәм эшкәртү производстволарында эшчәнлек алып баручы сәнәгать предприятиесе гариза бирә ала (ОКВЭД «С» бүлеге, 10, 11, 12, 18, 19 классларыннан, 20.53, 20.59, 24.46 төркемнәреннән, 20.14.1 төркемчәләреннән тыш).
Гаризалар 2022 елның 7 декабрендә Казан шәһәре, Островский урамы, 4 йорт, 104 нче кабинет адресы буенча кабул ителә.
Сайлап алуны үткәрү тәртибе, субсидия бирү шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында әлеге сылтама аша танышырга мөмкин.