«Яхшы инжиниринг сере – нинди дә булса яңалык уйлап табу»: Казанда «Ел инженеры» конкурсының икенче туры ачылды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

 29 ноябрьдә Казанда «Ел инженеры» III республика конкурсының икенче туры ачылды. Турыдан-туры этапка кертелгән 110 конкурс гаризасы авторлары иң яхшылар исеме өчен көрәшкә кушылды.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә. Оештыручы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Конкурста катнашучыларга һәм экспертларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин  мөрәҗәгать итте. Ул «КАМАЗ» ГАҖ, «Сетевая компания» АҖ, «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ, «Сибур Холдинг», «РИТЭК» ҖЧҖ,  «Татнефть» ГАҖ, «В.Б. Шнепп исемендәге НИИтурбокомпрессор» АҖ җитәкчеләренә инженерларга ярдәм иткән һәм конкурска иң күп катнашучыларны предприятиедән тәкъдим иткән өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук югары уку йортлары арасында КНИТУ, Дәүләт аграр университеты, КНИТУ-КАИ һәм КДАТУ актив катнаштылар, дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның 12 номинациясендә һәм өч категориясендә заявкаларны башта 279 катнашучы тәкъдим итте, шуларның 110ы конкурс комиссиясе карары белән икенче турда катнашу өчен сайлап алынды.

Финалның икенче көнендә, 30 ноябрьдә, проектлар якланачак, ә кичен икенче турда катнашучыларны бүләкләү һәм чараның ябылу тантанасы булачак.

Конкурста җиңүчеләрне тантаналы рәвештә хөрмәтләү конкурс комиссиясе йомгакларын раслаганнан соң Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International