Эшләр барышы турында 24 ноябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендәге штаб утырышында фикер алыштылар.
«Расланган план-график нигезендә 2024 ел ахырына кадәр газлаштыру программасына элегрәк 13400 дән артык йорт кертелгән иде. Программада катнашу өчен төп критерий – җир участогына һәм йортка милек хокукы рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казань» план-графикны яңартып тора, шул ук вакытта газлаштыру критерийларына туры килә торган йортлар саны 17 700дән артып китә. Хәзерге вакытта газлаштыру өчен 16,5 мең гариза кабул ителгән, газүткәргеч 10 мең участок чикләренә җиткерелгән, 4000 йорт газга тоташтырылган», – дип хәбәр итте штабта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхапов.
«Газпром трансгаз Казань»ның муниципаль районнар белән уртак эше нәтиҗәсендә, газүткәргеч җиткерелгән участоклар санын һәм тоташтырылган йортлар санын арттыру буенча уңай динамика күзәтелә.
«23 сентябрьдән гражданнар тарафыннан бирелгән гаризалар саны 11% арткан очракта, бу чорда тоташтырулар саны ике тапкырга артты. «Газпром трансгаз Казань» ягыннан газлаштыру эшләре актив темплар белән бара. Инфраструктура төзелә, әмма гражданнар үз йортларын газлаштырырга ашыкмыйлар, – дип билгеләп үтте Рамил Сәхапов һәм төп сәбәп – тоташтыру өчен әзер булмаган йортларның 70% өлешендә җир кишәрлеге чикләрендә газ җиһазлары урнаштыру өчен акча юк. – Газлаштыру процессы гражданнарга өстәмә финанс ярдәме социаль газлаштыру программасының мөһим өлеше икәнен күрсәтә».
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Президенты участок эчендә газүткәргечләр төзегәндә һәм йорт эчендә газ җиһазларын урнаштырганда аерым категория гражданнарга ярдәм күрсәтү турында Федераль штаб тәкъдимнәрен хуплаган иде. Әлеге максатларга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 195 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Бер тапкыр бирелә торган субсидия өчен акчага булган ихтыяҗ күләме 2 465 йорт хуҗасы өчен билгеләнгән.
«Газлаштыру чаралары озайтылуга бәйле рәвештә субсидияләрне алга таба саклау механизмнары буенча ачыклап бетерергә кирәк. Министрлык Татарстан Республикасы Президентына тиешле мөрәҗәгать әзерли. Шулай ук мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чараларын бирү мәсьәләсен дә җентекләп өйрәнергә кирәк», – дип йөкләде Олег Коробченко.
Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча республикада медицина һәм мәгариф оешмаларына газ челтәрләрен бушлай кертү эше дә башланды.
Штаб утырышы кысаларында өстәмә рәвештә 2022-2025 елларга Татарстан Республикасында газ белән тәэмин итүне һәм газ кертүне үстерү программасын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды, аңа 3,4 млрд.сумнан артык суммага 19 объектны проектлау һәм төзү каралган. Бу – 13 бүлү, 13 бистәара һәм 9 бистә эчендәге газүткәргеч, шулай ук 6 газ транспорты объекты.
Өстәвенә, социаль газлаштыру (догазификация) өчен гаризаны әлеге сайтлар аша да бирергә мөмкин:
Социаль газлаштыру (догазификация) мәсьәләләре буенча кайнар линия: (843) 28-82-614, 28-82-616, 28-82-311.