Татарстанда «Наро-Фоминск» кече ракета корабы суга төшерелде

2022 елның 9 декабре, җомга

9 декабрьдә «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ тантаналы рәвештә 21631 проектының кече ракета корабы суга төшерелде, аңа Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие боерыгы белән «Наро-Фоминск» исеме бирелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесе вәкилләре , Зеленодольск районы администрациясе, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.

Әлеге проект кораблары «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ тарафыннан 2010 елдан бирле төзелә. Хәзерге вакытта Каспий флотилиясе, Кара диңгез һәм Балтыйк флоты составында инде 9 берәмлек  хәрби кизү тору эшен алып бара.

«Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ (әзерләп чыгаручы) мәгълүматларына караганда, 21631 проектының кече ракета кораблары дәүләтнең икътисадый зонасын саклау һәм яклау өчен билгеләнгән „елга-диңгез“ классындагы күп максатлы кораблар булып тора.

Чара кысаларында суднолар төзү производствосын үстерүгә зур өлеш керткән заводның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү уңаеннан кораб бортына шәмпан шешәсе бәреп ватылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International