«Алабуга»да «Аурус Комендант» автомобильләре җитештерелә башлады

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Вице-премьер – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка рәсми затлар заводта булдылар.

«Аурус Комендант» – люкс класслы беренче Россия машинасы, ул тулысынча безнең илдә чыгарылачак, комплект өлешләрнең күбесе Россия җитештерүчеләре тарафыннан китерелә.

Алабугада завод эшли башлаганнан соң ел ярымнан да кимрәк вакыт эчендә икенче, инде бөтенләй яңа «Аурус» моделе производствога чыгарыла.

Денис Мантуров «Аурус» җитештерелә торган урынның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте: комплект әйберләр белән тәэмин итүчеләрнең 70% – Россия компанияләре. Бу барлык төп машина төеннәрен, электр җайланмасын, тапшыру, электроника, эчке һәм декоратив чишелешләрне үз эченә ала. «Киләчәктә «Аурус» бренды авиация проектларында һәм суднолар төзелешендә дә үсәчәк», – диде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры.

Визит барышында кунаклар җитештерү линиясенең эше, предприятие белән идарә итүне автоматлаштыру системасы белән таныштылар, шулай ук локальләштерү буенча экспозицияне карадылар, анда Россия җитештерүчеләре, шул исәптән Татарстан компанияләре җибәрә торган төп компонентлар тәкъдим ителгән иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Аурус» проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен шартлар да бар. «Иң мөһиме – кешеләр. «Алабуга» МИЗда квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча эре «Алабуга Политех»  үзәге урнашкан. Аның максатчан куәте елына 10 мең югары профильле белгеч тәшкил итә. Бу бик зур эш», – дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильне сынадылар. «Аурус Комендант» Россия шартлары өчен махсус эшләнгән. Машина сыйдырышлы һәм авыр урыннарга да үтеп керә ала, бер үк вакытта люкс классындагы уңайлылыгы да бар. Заказлар агымдагы елның 29 сентябреннән, автомобиль рәсми рәвештә Мәскәүдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң кабул ителә башлаган.

Визит ахырында «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев Денис Мантуровка «Этилен 600» индустриаль паркын үстерү планын тәкъдир итте. Аның максаты – нефть-газ химиясе чималын тирәнтен эшкәртү өлкәсендә ил өчен яңа һәм стратегик әһәмияткә ия проектларны инженер, сәнәгать, логистика һәм кадрлар инфраструктурасы белән тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International