Татарстан Республикасы эшлекле даирәләрнең Таҗикъстан Республикасына эш визиты узды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
2014 елның 22 һәм 23 декабрендә Татарстан Республикасы эшлекле даирәләрнең Таҗикъстан Республикасына эш визиты узды. Визитның максаты – Татарстан Республикасы белән Таҗикъстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү.
Визит кысаларында Таҗикъстан Республикасы сәнәгать һәм яңа технологияләр министрлыгында, Таҗикъстан Республикасы энергетика һәм су ресурслары министрлыгында, Таҗикъстан Республикасы икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгында, Таҗикъстан Республикасының Россотрудничество вәкиллегендә, Таҗикъстан Республикасындагы Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиллегендә, Таҗикъстан Республикасындагы татар диаспорасы белән очрашулар узды.
Татарстан Республикасы делегациясе Таҗикъстан Республикасының Хотлон өлкәсендә булды. Анда делегация «Пяндж» МИЗ һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче предприятиеләре белән таныштылар. Таҗикъстан Республикасының Хотлон өлкәсе эшлекле даирәләр белән түгәрәк өстәл узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International