Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Премьер–министры белән очрашты

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

29 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстан Республикасы Премьер–министры Кәрим Масомов белән булган очрашуда катнашты.   

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика белән Казакъстан мөнәсәбәтләренең әһәмиятен ассызыклады. Ул Кәрим Масимовка хәбәр иткәнчә, Астанада уздырылган Татарстан Мәдәнияте көннәре бик уңышлы булды, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу чара буенча бик күп рәхмәт хатлары һәм уңай бәяләмә алды.

Очрашу барышында яклар Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов 2015 елның февраль аендагы Россиягә визиты кысаларында Татарстанга килүе турында килештеләр, һәм бу визитка берничә төгәл килешү әзерләү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International