2014 елның 23 декабрендә Мәскәүдә МГИМО «татар клубы» студентлары белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, МГИМО ректоры Анатолий Торкунов, Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
МГИМО ректоры Татарстан белән югары уку йорты арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяләде. А.Торкунов ассызыклаганча, “Республика – Россиянең МГИМО белән белгечләр әзерләү турында килешү төзегән беренче регионы. студентларның “татар клубы” – МГИМО кысаларында актив эшчәнлек алып баручы бергәлек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МГИМО студентларына мөрәҗтгать итеп: «Республиканың сезнең профильдәге белгечләргә ихтыяҗы зур, алар республикада бик кирәк, - дип әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республиканың мәгълүмат-коммуникация инфраструктурасы турында, төзелеп килүче ИТ-шәһәрчек Иннополис турында сөйләде, «Алабуга» МИЗ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисадый зонага инвестицияләр җәлеп итү турында хәбәр итте.
Очрашу азагында МГИМО белән Казан дәүләт энергетика университы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.