Чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
2015 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Сәүдә Йортлары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм кулланучылар базары үсешенең 2014 ел нәтиҗәләрен кыскача билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең эшчәнлегенә анализ ясады, чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең сәүдә–икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итү, шул исәптән, республика предприятиеләренең продукциясен чит базарга чыгаруга ярдәм итү максаты белән “юл картасы”н гамәлгә ашыру, потенциаль инвесторларны җәлеп итү өчен Татарстан Республикасы вәкиллекләренең һәм инвестицион мәйданчыклар җитәкчеләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең актуаль эшчәнлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International