ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. “Россия чаңгы юлы –2015” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары Россиянең 71 регионында узды. Быел массакүләм чаңгы стартлары Сочида узган Олимпия уеннарының бер еллыгына багышландылар.
Татарстандагы “Россия чаңгы юлы –2015” стартына 171 меңнән артык кеше чыкты.
2015 елның 7 февралендә Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2015» халыкара раллиенда җиңүләре белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, "Дакар-2015" халыкара раллиенда "КАМАЗ-Мастер" командасы мактау пьедесталын тулысынча биләде. Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) җиңүче булды. Икенче урынны Эдуард Николаев экипажы (Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдиев) алды. Өченче урында – 2014 елда җиңгән Андрей Каргинов экипажы (Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Игорь Леонов).
Моннан тыш, команда "Africa Eco Race-2015" ралли-марафонында уңышлы гына чыгыш ясады. Гомуми зачетта дизельле “КАМАЗ”да Антон Шибалов отты, ә аның командадагы хезмәттәше Сергей Куприянов газлы дизель “КАМАЗ”ында икенче килде.
2015 елның 7 февралендә Россия Федерациясе Хәрби –һава көчләре баш командующее, генерал–полковник Виктор Бондарев «Туполев» ААҖ эш визиты белән килде. Хәрби –һава көчләре баш командующее Виктор Бондарев «Туполев» ААҖ һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы дәүләт оборона заказын тәэмин итү буенча Департамент җитәкчелеге белән Россия Федерациясе Хәрби –һава көчләренең Ерак авиациясе өчен яңа авиация техникасын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

6
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстан Республикасы премьер–министры Кәрим Максимов белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы вакытта Казакъстанның Россия регионы буларак Татарстан Республикасы белән элемтәләре ныгыды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул үзе 2014 елда Казакъстан Атыраудагы Кызыл Орда өлкәсе белән Атырау өлкәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Шулай ук 2014 елның сентябрендә Казакъстанда Татарстан Көннәре үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, үзара багланышлар агымдагы елда да уңышлы дәвам итәләр. 2015 елның гыйнвар аендак Астанада уртак Татарстан-Казакъстан эш төркеменең беренче утырышы узды.
2015 елның 5 февралендә «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ президенты-идарәсе рәисе Юрий Слюсарьнең Татарстан Республикасына эш визиты узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» җитәкчесе белән булган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов да катнашты.
Очрашу кысаларында Горбунов ис. Казан авиатөзелеш заводы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм предприятиенең үсеш перспективалары турында фикер алышынды.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Европа эшмәкәрлеге Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән булган очрашуда катнашты.
Европа эшмәкәрлеге Ассоциациясе ярдәмендә Казанда 5 һәм 6 февральдә Халыкара автомобиль төзүчеләр форумы уздырыла.
Очрашу кысаларында Татарстан тБашлыгы Рөстәм Миңнеханов Франк Шауффны форумны уздыруы өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, автомобиль төзелеше тармагы республика сәнәгатендә мөһим урын алып тора, һәм уздырыла торган форум әлеге сәнәгать юнәлешен үстерергә ярдәм итәчәк.
Мәгълүмат өчен:
Европа Эшмәкәрлеге Ассоциациясенә 1995 елда нигез салынды. Бу коммерциячел булмаган оешмага Евросоюз илләреннән һәм Россиядән 630 дан артык компания керә. Ассоциация әгъзалары арасында – күп милләтле эре корпорацияләр, ЕС һәм РФ белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылучы, шулай ук Россиядә эшлекле климатны яхшыртырга ярдәм итүче урта һәм кече предприятиеләр.
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасында Казакъстан Республикасы Премьер–министры Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казакъстан Республикасы делегациясе визиты уза. “Казан” халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре кунакларны каршы алдылар. Казакъстан делегациясе составында – Казакъстанның оборона министры Имангали Тасмагамбетов, Казакъстанның инвестицияләр һәм үсеш министры урынбасары Аскар Җөмәгалиев, Казакъстанның сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Алексей Цой, «ФНБ «Самрук-Казына» АҖ, «НК «Қазақстан темір жолы» АҖ , «НК «Казахстан Инжиниринг» АҖ җитәкчеләре.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
«ТАНЕКО» нефтьне эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексында нафтны су чистарту җиһазларын урнаштыру төзелеше мәйданчыгында өч реакторларны күтәрделәр.
Нафтны су чистартуны урнаштыру җиһазлары реакторлары (авырлыгы – 206 тонна, диаметры – 3 метр), диолефиннарны тулыландыру (авырлыгы– 51,3 тонна, биеклеге – 11,8 м, диаметры – 2,9 метр) һәм чистартуны тәмамлаучы (авырлыгы– 37,7 тонна, биеклеге – 9,9 метр, диаметры – 2,9 метр) Walter Tosto итальян фирмасы тарафыннан Румыниядәге җитештерү мәйданчыгында эшләнгән. Җиһазларны «Татнефтехиммонтаж» Түбән Кама компаниясе «СОПиГ» ҖЧҖ белән берлектә монтажлауны башкарды.
Нафтны су чистарту җиһазларын урнаштыру төзелешенең әлеге этабы реакторларны металл конструкцияләр, хезмәт күрсәтү өчен мәйданчыклар белән җиһазландыру белән бәйле.
Нафтны су чистартуны урнаштыру җиһазларының чимал буенча проект күяте елга 1,1 млн тонна.
«Алнас»та (Әлмәт шәһәре) сыйфат өлкәсендә үсеш программасы расланды. Әлеге программа бизнес–процессларны һәм заводта чыгарылучы продукциянең сыйфатламаларын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота. Ул шулай ук эчке дефектлардан югалтуларны киметүгә юнәлдерелгән. Иң беренче чиратта литей җитештерүендә, чөнки аңа брактан 90% югалтулар туры килә.
Программа кысаларында технологик дисциплинаны үстерүгә багышланган оештыру чаралары һәм яңа җиһазлар һәм инструментлар сатып алуны үз эченә алган техник чаралар гамәлгә ашырылачак. Әлеге продукцияне кулланучылар һәм материалларны җитештерүчеләр белән видеоконференцияләр һәм даими аудитлар үткәрү планлаштырылган.
Продукциянең сыйфатын яхшырту буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә «Алнас»та гамәлгә ашырыла торган чаралар 2013–2016 елларга исәпләнгәннәр һәм җитештерү нәтиҗәлелеген үстерү буенча тулаем программаның бер өлеше булып торалар.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Ford Sollers компаниясе 2014 елда башлаган Ford автомобильлләрен утилизацияләү программасын дәвам итә. Ford компаниясеннән утилизация буенча киңәйтелгән программа 2015 елның 1 февраленнән 31 мартка кадәр эшлиячәк.
2014 елның нәтиҗәләре буенча Ford компаниясеннән утилизация программасы буенча тулаем алганда 8500 якын машина реализацияләнгән.
Әлеге программа 2015 елда җитештерелгән Ford EcoSport, Ford Kuga, Ford Explorer һәм 2014, 2015 елларда җитештерелгән Ford Focus һәм яңа Ford Transit автомобильләрен сатып алу өчен уңайлы шартлар тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International