«Һәр предприятиене мониторинглау, эш урыннарын һәм безнең базарларны саклап калу мөһим” – Татарстан Республикасы Президенты

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 18 февралендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында катнашты. Гыйнварда сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) республикада – 99%, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов «КМПО» ААҖ мәйданчыгында узган коллегияләр утырышында. Ул 2014 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланды.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика бюджеты нефтькә бәяләр белән нык бәйләнмәсә дә, бу Татарстан Республикасының икътисадый торышына нык тәэсир итә, чөнки алар федераль бюджетта чагыла, һәм безгә федераль үзәктән керемнәр азая. Без һәр көнне “Brent”ның бәясән тикшереп торабыз. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Үзәк банк кирәкле чаралар күрерләр, мин ышанам. Кризиска каршы программалар кысаларында Кече һәм урта эшмәкәрлеккә, агро сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү чаралары уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш. Ләкин моңа карамастан, эшләргә кирәк, һәр предприятиенең мониторингын үткәрергә, эш урыннарын һәм безнең базарларны саклап калырга кирәк”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Коллегия утырышында төп докладлар белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International