«Римера» компанияләр төркеме генераль директоры Виталий Садыков белән очрашу

2015 елның 5 июне, җомга
 

            5 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Римера» компанияләр төркеме генераль  директоры Виталий Садыков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Очрашу  кысаларында «Римера» ДКның Әлмәт активы «Алнас» заводын үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан  белән «Римера» ДКның тышкы икътисадый хезмәттәшлеге мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 

2015 елда «Римера» компанияләр төркеме “Челәбе торба прокаты заводы” ААҖ төркеме белән берлектә «Алнас» ААҖ продукциясен тышкы базарга чыгару, шул исәптән, Иранга чыгару мәсьәләсе буенча актив сөйләшүләр алып барыла. Хәзерге вакытта Һиндыстанга, Литвага, Венесуэлага, Азәрбайҗан базарларына китертүләр дәвам ителә – агымадагы елда 430 млн.сумнан артык тышкы икътисадый контрактлар булдырылды. Латин Америкасының яңа  базарларына чыгу буенча эшчәнлек алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International