2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Беларусь Республикасы сәнәгать министры урынбасары Александром Огородников белән очрашуы узды.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Беларусь арасындагы икеяклы тышкы сәүдә әйләнеше 1 169,8 млн. долл. АКШ, шул исәптән, экспорт – 834,7 млн. долл. АКШ, импорт – 335,1 млн. долл. АКШ тәшкил итте.
Очрашу кысаларында машина төзелеше, химия, нефть химиясе, кулланучылар базары өлкәләрендә икеяклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Мәгълүмат өчен
Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы Килешү базасы.
2004 елның 23 июненнән Татарстан Республикасы Хәкүмәте белән Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешү.
Беларусь Республикасы Премьер-министры Сидорский С.С. һәм Татарстан Республикасы ПрезидентыМинңнеханов Р.Н. очрашуы нәтиҗәсендә Килешүләр протоколы. (14 май, 2010 ел).
Нефть газ химиясе продукциясен китертү өлешендә хезмәттәшлекне үстерү буенча Беларусь –Татарстан эш төркеме утырышы