«Алабуга» МИЗда ике яңа проектны эшләтеп җибәрделәр

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
 

2015 елның 3 июнендә «Алабуга» МИЗда ике яңа проект эшләтеп җибәрделәр. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” бер тапкыр яраклы табак-савыт заводы һәм “ХАВИ Логистикс” компаниясе логопаркы ачылды. Проектларның икесе дә бер клиентка – McDonald’s фаст-фуд рестораннары челтәренә йөз тота.

Бу заводлар – McDonald’s челтәренең стратегик партнерлары. Татарстан, шулай ук, McDonald’s рестораннары челтәре киң таралган төбәкләр санына керә. . Бу, McDonald’s логистикасы һәм аны тәэмин итү өчен кирәкле бурычларны хәл итү генә түгел, бу – Татарстан продукциясенең дә әлеге компания рестораннары челтәренә эләгү мөмкинлеге. Логистик үзәк ярдәмендә без территориябездә алга таба да McDonald’s челтәрен барлык кирәкле продукт белән тәэмин итәчәк кластер формалашачагына өметләнәбез, ә бу челтәр бик зур, һәм без булдыклы иптәшебез аша шушы базарларга эләгү мөмкинлегенә ия”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Логистика үзәгенең гомуми мәйданы 7 мең кв. метрга якын. Комплексның үткәрү сәләтлелеге ел саен 25,5 мең тонна продукциягә җитә. «Хухтамаки фуд сервис Алабуга» заводына килгәндә, елына биредә 25,5 мең тонна продукция эшкәртергә ниятлиләр.

Барлык савыт-саба кәгазьдән генә булачак. Әлегә монда стаканнар җитештерү буенча ике линия эшли. Бер линия минутына 150 стакан ясап чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International