ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы булып тора.

Моның хакта 2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.

Бәйрәм чараларында нефть сәнәгате ветераннары, хезмәткәрләр, «Татнефть» нефть, газ чыгару идарәләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан республикасы министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән хөрмәтле кунаклар, Татарстан Республикасының нефть өлкәләре  муниципаль район башлыклары катнаштылар.


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов 3 сентябрьдә Саксонии (ФРГ) вәкиле доктор Манфред Либль белән очрашты. Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында: нефть химиясе, машина һәм авиация төзелеше, заманча технологияләр кертү өлкәләрендә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды. Доктор  Манфред Либль таатрстанның нефть, газ, химия форумының пленар утырышында катнашты.

 

2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасар - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тюрингия делегациясе (ФГР) белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тюрингия арасында эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында  Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшли башлады.

FordSollers заводын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

FordSollers двигательләр заводы – чит ил маркасы җиңел двигательләрен җитештерү буенча Россиядә беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр FordSollers УП Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель – 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30%ы тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, тора-бара куәт 200 меңгә җиткереләчәк.

 

2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов кытай корпорациясе «Гунда» (Харбин шәһәре) делегациясе белән очрашты.  Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында – күргәзмә эшчәнлеге, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды.


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы үткәрелә. Анда Казан дөньяның 9 иленең – Россия, Беларусь, Германия, Дания, Кытай, Польша, Чехия, Австрия, Һиндстанның 200дән артык компаниясен, шул исәптән Россия төбәкләренең 130лап предприятиесен, Татарстанның гына да 50дән артык предприятиесен бер урынга туплый. Россия нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендәге эре чара саналган әлеге форум РФ Президенты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, оештыручылар ролендә – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг», «Татнефть», «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятьләре, «Нефтеконсорциум» ябык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Фәннәр академиясе.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

Агымдагы елның 2 – 4 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан нефть-газ форумы узачак. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 

 

2015 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә булды һәм педагогларны, укучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котлады. Әлеге гимназия шәһәрнең иң алдынгы уку йортларының берсе. 1991 елда ачылган  уку йорты бүген инновацион үсеш мәктәбе булып тора, ул сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, спорт үсешенә зур өлеш кертә, төрле республика бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Р. Зарипов сүзләре белән әйткәндә, «гимназиядə үз эшлəренеӊ осталары булган мөгаллимнəр хезмəт куя. Шунысы куанычлы, гимназия алдынгы тəҗрибəле инновацион үсеш мəйданчыгы, «Алтын дəрəҗəгə ия булучы сəламəтлек мəктəбе”, “Дəрестəн тыш эшчəнлек” республика гранты һəм Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган “ Җиӊүнеӊ таныш йөзлəре” республика гранты җиӊүчесе, шул ук вакытта татар көрəше буенча республика, рəсəй күлəмендə генə түгел, ə дөньякүлəм чемпионнар тəрбиялəүче уку йорты буларак та билгеле”.


28
август, 2015 ел
җомга
 

30 августта республика халкы Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республиканың сәнәгать һәм сәүдә тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен әлеге бәйрәм белән котлады. Министр билгеләп үткәнчә, бу күркәм бәйрәм үз республикасы, аның шанлы тарихы һәм данлы эшләре белән горурлана торган һәркем өчен кадерле. Бүгенге Татарстан Россиянең куәтле, һәрвакыт үсештә булган төбәкләренең берсе, илдәге күп үзгәрешләрнең башлап җибәрүчесе.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ветераннарга һәм хезмәткәрләргә Татарстаныбызның якты киләчәге хакына куелган хезмәттә зур уңышлар теләде.


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 27 августында  Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, юл картасын имзалау - Татарстан белән «Газпром» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим этап. «Әлеге документ безгә барлык ишекләрне дә ача. Без «Газпром»ның якындагы 5-10 елга перспективаларын беләчәкбез, бу күрсәткечләр буенча техник задание алачакбыз. Моннан тыш, безнең фәнгә, сәнәгатькә һәм мәгариф үзәгенә юл ачачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Газпром» республиканың күп предприятиеләре өчен иң эре заказчы. Компания үзе исә социаль юнәлешле булып кала һәм республика спорты өлкәсенә дә зур акчалар кертә.(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары файдаланылды).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International