«Левитта» ҖЧҖ компаниясе күп тапкыр кулланыла торган, фильтрлары алмаштырулы респиратор битлекләре җитештерә башлаган. Эшләнмәләр 3D басмасы ярдәмендә биологик таркала торган полилактидтан эшләнә, бу исә экологик яктан чиста материал булып тора. Фильтр спанбонд һәм мельтблауннан эшләнгән, алар үз чиратында югары дәрәҗәле каршы торучанлык сәләтенә ия һәм иң микроскопик һәм иң зарарлы бактерияләрне дә эчендә тотып кала.
Компаниянең барлык теркәү документлары бар, ул Татарстан Республикасының күп кенә медицина учреждениеләре һәм предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара. Бүгенге көндә предприятиенең җитештерү куәте аена 15 мең битлек тәшкил итә.
Тулырак мәгълүматны levitta@list.ru электрон почтасы яки 8 (987) 184 97 86 телефоны буенча алырга мөмкин: Мамаев Артур Рамилевич.
«КазХимНИИ» акционерлык җәмгыяте «1 нче тип һәм 2 нче тип яклагыч комбинезон» дигән медицина эшләнмәләренә теркәлү таныклыгы алган.
Бүгенге көндә предприятие аена 10 меңгә якын әйбер әзерли. Комбинезоннар начар эпидемиологик шартларда үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы медицина учреждениеләренә, сәнәгать предприятиеләренә, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларына җибәрелә.
Җиткерелгән мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, якын арада предприятие җитештерү куәтләрен аена 15 мең эшләнмә дәрәҗәсенә җиткерергә планлаштыра.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләрен һәм аларның артуын мониторинглау мәсьәләсе буенча эшче төркем төзеде. Әлеге эшче төркем тарафыннан республикадагы эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләргә даими рәвештә күзәтү ясала.
20.04.2020-27.04.2020 чорында кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- башлы суган – 11%;
- ак кәбестә – 8,2%;
- бәрәңге – 7%;
- кишер – 5,2%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – сезонлы фактор. Узган елның шул ук чорында әлеге продукциягә бәяләр югарырак та булган: бәрәңге бәясе – 9,3%ка, ак кәбестә – 62,1%, кишер – 18,2%.
Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, ТЭМПО компаниясе рециркуляторлар җитештерүне җайга салган. Бүгенге көндә аның гомуми җитештерү куәте көненә 50 рециркулятор тәшкил итә.
Ультрашәмәхә нурландыргыч-рециркуляр һаваны зарарсызландыра, бактерияләрне, вирусларны һәм микроорганизмнарның теләсә нинди төрен юк итә. Һаваны зарарсызландыру тимер корпус белән ябылган озонсыз УШ-лампа ярдәмендә башкарыла. Бу исә кешеләр һәм хайваннар янында да аннан файдалану мөмкинлеген бирә. Электр энергиясен куллану дәрәҗәсе 40 Вт тәшкил итә, лампаның егәрлеге – 30 Вт. Сәгатенә 50 м3 җитештерелешле рециркулятор 50-100 м3 күләмле мәйданга исәпләнгән. Әлеге җайланма көнкүрештә, медицинада, ашханәдә, офисларда һәм җитештерү предприятиеләрендә кулланыла. Вертикаль һәм горизонталь торышта диварга, шулай ук аерым күчмә стойкага куела. Килеп туган сораулар буенча әлеге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-(8552)-54-45-75, 8-(917)-394-84-43.
Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең өч предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча дүрт линияне эшләтеп җибәрергә ниятли, әзерләнү эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә җитештерү линияләрендә минутына 140 битлек җитештерелә. Аларны республика предприятиеләре – «Эластик заводы» ҖЧҖ һәм «Полиматиз» АҖ тулысынча чимал белән тәэмин итә. Предприятиеләр бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерүнең тулы проект егәрлегенә (ул аена 10 млн.нан артык эшләнмә тәшкил итәчәк) май башында ирешергә ниятли. Алар тарафыннан, теркәлү таныклыкларын алу өчен, Росздравнадзорга документлар тапшырылган инде, бу исә шәхси саклану чараларын республиканың медицина учреждениеләренә һәм даруханә челтәрләренә сатарга мөмкинлек бирәчәк.
Санитар-эпидемиологик хәлне һәм Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә булган.
Документның тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
«Алабуга» МИЗда урнашкан «Драйлок Текнолоджиз» ҖЧҖ предприятиесе линиясен бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр чыгаруга көйләгән. Битлекләр тукылмаган сертификацияле спанбонд материалыннан җитештерелә, әлеге материал, шул исәптән медицина өчен дә, гигиена әйберләре җитештерүдә кулланыла торган материалга охшаш. Җитештерү күләме аена 7,5 млн. эшләнмә тәшкил итә.
Хәзерге вакытта предприятие әлеге төр эшләнмәләрне җитештерү өчен техник шартлар тудыра һәм киләчәктә ирекле сертификация үтү мөмкинлеген күздә тота.
Килеп туган сораулар буенча әлеге телефоннар аша сату бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-(904)-909-97-31, 8-(910)-797-77-30, яки 8-(831)-411-51-77 (өстәмә 1307) – менеджер Мигачева Анна.
2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Татэнергосбыт» АҖ «Совет рынка» коммерциясез партнерлыгы рейтингында Россиянең гарантияле тәэминатчылары арасында лидерлар бишлегенә кергән. Рейтинг компаниянең электр энергиясенең күпләп һәм ваклап сату базарларында исәп-хисап ясау сәләтен характерлаучы күрсәткечләренә нигезләнә. Татарстанның сату компаниясе инде 10 ел дәвамында Россиянең гарантияле тәэминатчылары арасында әлеге рейтингта алдынгы позицияләрне тота, шул рәвешле компания сайланган үсеш курсының нәтиҗәле булуын раслый, ә иң мөһиме – Татарстан Республикасындагы кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлы һәм өзлексез булуын гарантияли.
Яңа коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен җиһазлар белән тәэмин итүче предприятиеләр исемлеге
Республика предприятиеләре тарафыннан саклагыч битлекләр җитештерүне киңәйтү буенча чаралар күрелгән.
Бүгенге көндә 73 предприятие көн саен 270 меңнән артык күп тапкыр кулланыла торган саклагыч (гигиеник) битлек ясау мөмкинлегенә ия. Алар тарафыннан барлыгы 1,7 млн. эшләнмә җитештерелгән һәм сатылган инде. Саклагыч битлекләр республика оешмаларына һәм халкына җибәрелә.
Битлек җитештерүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mpt.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1716966.htm