ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Казан шәһәренең өч предприятиесе узган җомгада республикага бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерү буенча линияләр монтажлауга кереште. Республиканың «Полиматиз» АҖ, «Эластик заводы» ҖЧҖ предприятиеләре аларны тулысынча чимал һәм комплект өлешләр белән тәэмин итәчәк. Шундый ук җитештерү линияләре Түбән Кама һәм Азнакай шәһәрләре предприятиеләрендә, шулай ук «Алабуга» МИЗда да монтажлана. Җиһазларны якын арада эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Җитештерү линияләренең гомуми куәте аена 15 млн. эшләнмә тәшкил итәчәк, бу республика халкының медицина битлекләренә булган ихтыяҗын киметергә мөмкинлек бирәчәк.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген иртән «Казан» халыкара аэропортына Кытайдан борт килгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Татнефть» ГАҖ компаниясе 5,8 миллион медицина битлеге китертүне оештырган. Алар республика производстволарына һәм дәвалау оешмаларына җибәреләчәк. 

Моннан тыш, борт коронавирус белән авыручыларны ташу өчен изоляцияләнгән бокслар һәм бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча 6 линия дә китергән. Җиһазлар Казанда һәм Түбән Камада урнаштырылачак, алар аена 15 миллионнан артык эшләнмә җитештерәчәк.

Шулай итеп, республика халкы өчен битлекләр кытлыгы максималь кимиячәк.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 31 мартындагы 240 номерлы карары белән түбәндәгеләр расланды:

яңа коронавирус йогышы таралуга каршы кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибе:

эш бирүчедән документ (белешмә) формасы;

йөк җибәрүче тарафыннан бирелә торган белешмә формасы;

Татарстан Республикасында кертелгән санитар-эпидемиологик һәм башка тыюлар һәм чикләүләр турында хәбәр итү формасы.

Эш бирүчедән алына торган белешмә Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый.

Волонтерлар Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә гражданнарның аерым категорияләренә дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле кирәк-яраклар китергән вакытта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бирелгән белешмәләр нигезендә хәрәкәт итә.

Шулай ук РФ Президентының «Россиядә эшләми торган көннәр игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы указы нигезендә РФ Хезмәт министрлыгы эшчеләргә һәм эш бирүчеләргә карантиндагы затларга хасталык кәгазьләрен түләү тәртибе буенча үз киңәшләрен чыгарган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан эш бирүчеләргә санитар-эпидемиологик режимны үтәү буенча тәкъдимнәр эшләнгән, аларны үтәгән очракта икътисадый эшчәнлек алып барырга мөмкин.

Яңа коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын профилактикалау эше эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырылырга тиеш:

1. Предприятиегә (оешмага) инфекция кертүне чикләү.

2. Предприятиеләрдәге (оешмалардагы) коллективларда яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын чикләү буенча чаралар күрү.

3. Хезмәткәрләрнең йогышлану очракларын чикләү буенча башка оештыру чаралары.

 Документның тулы тексты белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, күп кенә җиңел сәнәгать предприятиеләре үз эшчәнлекләрен үзгәртеп корды һәм юып, пар белән үтүкләү нәтиҗәсендә күп тапкыр куллануга яраклы саклагыч битлекләр тегү белән шөгыльләнә башлады. Модалы кием-салым бренды булып торган «City Star Wear» предприятиесе шундыйларның берсенә әверелде, ул 100 процентлы мамыктан битлекләр тегә. Предприятиенең җитештерү куәте көненә 2 500 битлек тәшкил итә.

Бүген «City Star Wear» бренды хәйриячелек нигезендә «Казан» халыкара аэропортына 10 мең данә күләмендә күп тапкыр кулланыла торган битлек тапшырды. Битлекләр эпидемиологик хәл начар булган шартларда эшләвен дәвам иттерүче хезмәткәрләргә таратылачак.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында оператив штаб эшли, ул азык-төлек продуктлары, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре хәрәкәте, шулай ук шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, шул исәптән битлекләр җитештерү һәм дезинфекция чаралары әзерләү мәсьәләләрен җайга сала.

Берничә көн эчендә тәүлегенә 70 мең данә битлек тектерү эше оештырылды. Әзер эшләнмәләр эпидемиологик хәл начар булган шартларда эшләвен дәвам итүче эре предприятиеләргә һәм дәвалау оешмаларына җибәрелә.

Күп тапкыр кулланыла торган гигиена битлеге җитештерүче предприятиеләр турында тулырак мәгълүмат, элемтә өчен мәгълүматларны да күрсәтеп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча урнаштырылган.

Битлек җитештерүчеләр реестрына керү өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм электрон почта аша гариза бирергә кирәк: Reg.Yarullina@tatar.ru. Шуннан соң җитештерүчеләргә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик аңлатмалар һәм техник шартлар җибәреләчәк.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын кисәтү максатларында һәм Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 19 мартындагы 129 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау  чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына (Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 мартындагы 218 номерлы, 2020 елның  27 мартындагы 223 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертте.

Документ белән тулырак ➡️ сылтама буенча танышырга мөмкин.

Эшләми торган атна буенча аңлатмалар монда урнаштырылган. 


29
март, 2020 ел
якшәмбе

 1. Мәйданы 100 кв. метрга кадәр булган азык-төлек, сәнәгать товарлары, кәрәзле элемтә кибетләре

✅Эшли (*милекче эшчәнлекне туктатып тору турында карар кабул итәргә хокуклы)

2. Мәйданы 100 кв. метрдан артып китә торган сәнәгать товарлары, кәрәзле элемтә кибетләре

⛔Эшләми

3. Мәйданы 100 кв.метрдан артык булган азык-төлек товарлары кибетләре

✅Эшли 

4. Даруханәләр һәм азык-төлек бүлекләре, сәүдә үзәкләрендәге бүлекләр

✅Эшли 

5. Күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар, фудкортлар, матурлык салоннары, сәүдә үзәкләрендә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә маникюр салоннары

⛔Эшләми

6. Шәхси медицина үзәкләре

⚠️ Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен эшли

7. Теш дәвалау клиникалары (шәхси, дәүләт)

⚠️ Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен эшли

8. Ветеринария клиникалары

⚠️ Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен эшли

9. Автосалоннар

⛔Эшләми 

10. Автосервис⠀

⚠️Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен эшли, яңа заказлар кабул итми

11. Шиномонтажлар⠀

✅Эшли (җәмәгать туклануы хезмәтеннән башка)

12.  Автосервистагы кафе, рестораннар⠀

⚠️Килгән кешеләрне утыртмыйча, фәкать китереп бирү яки алып чыгу өчен генә эшли

13. Автоягулык салу станцияләре⠀

✅Эшли

14. АЗС, автовокзал, аэропорт, тимер юл вокзалларындагы кафелар⠀

⚠️Килгән кешеләрне утыртмыйча, фәкать алып чыгу өчен генә эшли

15. Машина юа торган урыннар⠀

✅Эшли (җәмәгать туклануы хезмәтеннән башка)

16. Юл һәлакәте булганда иминият комиссарлары⠀

✅Эшли

17. Кунакханәләр⠀

⚠️Бары тик командировка белән килүчеләр өчен генә эшли 

18. Матурлык салоннары, СПА-салоннар, мунчалар, сауна, косметика, массаж салоннары, солярийлар

⛔Эшләми

19. Махсус балалар туклану кибетләре

✅Эшли

20. Хайваннар өчен, зоокибетләр

✅Сәүдә үзәкләренең азык-төлек секцияләрендә һәм 100 кв. метрдан ким булган кибетләрдә эшли.

21. Җәмәгать туклануы (кафе, рестораннар һ.б.)

⚠️Фәкать китереп бирү яки алып чыгу өчен генә эшли

22. Даруханәләр

⚠️Эшли

23. Кинотеатрлар⠀

⛔Эшләми

24. Кальянханәләр⠀

⛔Эшләми

25. Ярминкәләр (азык-төлек, сәнәгать товарлары)

⛔Эшләми

26. Аквапарклар⠀

⛔Эшләми

27. Стационар булмаган сәүдә объектлары (киосклар, павильоннар)

✅Эшли

28. Шифаханәләр

⚠️Элегрәк рәсмиләштерелгән килешүләр буенча хезмәтләр күрсәтүне төгәллиләр, яңа килешүләр төземиләр


28
март, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын алга таба кисәтү максатларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең 2020 елның 26 мартындагы ММ-П12-2363кв номерлы күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны чикләү чаралары турында" 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.03.2020 ел, № 218 карары белән кертелгән үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләр кертелгән:

1 пункт түбәндәге редакциядә бәян ителә:

"1. Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар катнашында ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама һәм шуңа охшаш башка чаралар уздыру, шулай ук тиешле хезмәтләрне күрсәтү, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларда), аттракционнарда һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда да, рөхсәт ителми.";

түбәндәге эчтәлекле 1.2-1.4 пунктлар өстәлә:

"1.2. 2020 елның 28 мартыннан башлап 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә:

сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар), ваклап сату базарлары эшен туктатып торырга, алардагы азык-төлек товарлары белән сәүдә итүче объектлар, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш;

гомуми мәйданы 100 кв. метрдан артык булган ваклап сату объектлары эшен туктатып торырга, азык-төлек товарлары белән сатучы итүче объектлардан, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш. Әлеге чикләү, сатып алучыга илтеп җиткерү шарты белән, дистанцион ысул белән сатуга кагылмый;

җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары эшен туктатып торырга, әлеге объектларга гражданнарны китертмичә, алып чыгып сату, шулай ук дистанцион ысул белән яки сатып алучыга китереп бирү шарты белән сатудан тыш. Әлеге чикләү тиешле оешмалардагы хезмәткәрләргә әлеге оешмаларда җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә кагылмый;

гражданинның турыдан-туры катнашуын күздә тоткан матурлык салоннары, СПА-салоннар, косметика, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна һәм башка объектлар эшен туктатып торырга.

1.3. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 мартыннан башлап 31 маена кадәр, хезмәт командировкаларында яки хезмәт сәфәрләрендә булган затлардан тыш, ел әйләнәсе эшли торган шифаханә-курорт оешмаларында (шифаханәләрдә), балалар өчен шифаханә-савыктыру лагерьләрендә урын броньлау, гражданнар кабул итүне һәм урнаштыруны туктатып торырга.

Әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән оешмаларга үзләрендә урнаштырылган затларга карата:

аларның яшәү вакыты тәмамланганчыга кадәр, бу вакытны озынайту мөмкинлегеннән башка гына, үз-үзеңне изоляцияләү һәм кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар үткәрү өчен шартлар тудырырга;

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт аңлатмалары нигезендә әлеге затларны алар яшәгән бүлмәләрдә тукландыруны оештырырга.

1.4. 2020 елның 30 мартыннан башлап 3 апреленә кадәр түбәндәгеләрне туктатырга:

Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтү турында гаризалар һәм документлар кабул итүне;

тууны, вафат булуны дәүләт теркәвенә алудан тыш, шулай ук гаилә законнарына бәйле шартлар килеп чыкканда, гаилә коруны дәүләт теркәвенә алудан гайре, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны.";

түбәндәге эчтәлекле 51 пункт өстәлә:

"5.1. Гражданнарга киңәш итәргә:

дини объектларга барудан тыелып торырга;

сәфәрләрне, шул исәптән туризм һәм ял итү максатларында да, чикләп торырга.".

2. Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә, хосусый сакчылык оешмаларына әлеге карарның 1 пунктындагы алтынчы һәм җиденче абзацлары нигезендә эшләре туктатылган объектларның сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрүне тәкъдим итәргә.

2. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә дип билгеләргә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International