Коррупциягә каршы гамәлләр турындагы законнар нигезендә дәүләт граждан хезмәтенең коррупциягә аеруча нык бирешергә мөмкин вазыйфалары исемлегенә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләре ел саен 30 апрельгә кадәр үзенең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмә тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында салым хезмәте хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды. Коллектив алдында кадрлар бүлеге башлыгы Наилә Семенова чыгыш ясады.
Минскида, Бәйсезлек сараенда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко очрашты. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.