2012 елның 23 февралендә Казанда «Зельгрос Кэш энд Керри» беренче күпләп сату үзәге ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Казан шәһәре мэры – шәһәр Думасы Рәисе И. Метшин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “Зельгрос” компаниясенең директорлар советы рәисе Д. Месью, сәүдә үзәге идарәчесе (Казан шәһәре) И. Елагин катнашты.