Татарстан Республикасы делегациясенең Мәскәү өлкәсенә сәфәре

2012 елның 12 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе  эш визиты белән Мәскәү өлкәсенә китте.
Делегация составына Татарстан Республикасы Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе И.Мөфлиханов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р. Борханов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Р. Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов, Мәскәү өлкәсе төбәгенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ф. Мөхтәсаров керә.
 
Визитның максаты – Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул кую. Татарстан Республикасы ягыннан Килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Мәскәү өлкәсе ягыннан өлкә Губернаторы Б.В. Громов кул куя.
Мәгълүмат өчен:
2010 елда Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе арасында товар әйләнеше 29,1 млрд. сум тәшкил итте.
 
Хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре:
• «КАМАЗ»  ААҖ продукциясен Мәскәү өлкәсенә сатуны арттыру, хезмәт күрсәтү челтәрен киңәйтү;
• Мәскәү өлкәсенә "Нефаз" автобуслары сатуны оештыру;.
• битум, дизель ягулыгы, мазут, авиакеросин һәм «ТАНЕКО» ААҖ җитештерелгән бензинны сату;
• «Татнефть» ААҖ АЗСлар челтәрен киңәйтү;
•  Мәскәү өлкәсеннән машина төзелеше һәм металлургия продукцияләрен ташуны арттыру;
• «Түбән Кама шин» ААҖ җитештерелгән шиннар сатуны арттыру;
Мәскәү өлкәсенә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшләп чыгарылган халык куллануы товарларын җибәрүне арттыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International