Татарстан Республикасы делегациясенең Әзәрбәйҗан Республикасына эшлекле сәфәре
2012 елның 5 марты, дүшәмбе
2012 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация Әзәрбәйҗан Республикасына китте.
Делегация составында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары И.Носов, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры беренче урынбасары Х.Мусин, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары А.Геллер да бар.
Сәфәр кысаларында Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты И. Алиев, Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры А. Раси-Заде белән очрашу, предприятиеләрдә һәм Сумгаит технопаркында булу планлаштырыла.
Минскида, Бәйсезлек сараенда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко очрашты. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.