11 апрельдә Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford Explorer җитештерүне тантаналы ачып җибәрү булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашты. Тантанада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А. Рахманов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Соллерс» компаниясе генераль директоры Вадим Швецов, CEO Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers беренче вице-президенты һәм башкаручы директоры Адиль Ширинов катнашты.
Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford автомобильләрен җыю 2012 елда башланды. Предприятие Kuga, S-MAX, Galaxy һәм Transit модельләрен эшләп чыгара, биредә 1500 кеше эшли.
Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне (2004 елның 23 июне) тормышка ашыру буенча 2013–2014 елларга чаралар планы имзаланды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Беларусь Республикасының нефть һәм химия дәүләт концерны рәисе урынбасары В. Волков имзалады. Планга агросәнәгать һәм урман комплекслары, сәнәгать кооперациясе, төзелеш һәм транспорт, нефть химиясе комплексы, күргәзмә-ярминкә, мәгълүмат-маркетинг эшчәнлеге, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча чаралар кертелде.
2013 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында куллану базарының торышы турында эшче төркем утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кулланучы хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт төбәк үзәге" ФДУ, Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгы, "Казан шәһәрендә уздырылачак 2013 елгы 27 Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе" АНО, "Тест-Татарстан" республика сертификация-методология үзәге" ЯАҖ һәм башкалар вәкилләре катнашты.
10 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов киңәшмә үткәрде, анда Татарстан Республикасында Химиклар көненә әзерләнү һәм аны үткәрү, Әлмәт шәһәренең 60 еллыгын һәм нефть чыгара башлауның 70 еллыгын билгеләп үтү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратлары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре, химия тармагы хезмәткәрләре һөнәр берлеге вәкилләре, эре предприятиеләр вәкилләре катнашты.