Республиканың нефть, газ химиясе тарихында истәлекле даталарны билгеләп үтү мәсьәләләре хакында фикер алышу үткәрелде
2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
10 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов киңәшмә үткәрде, анда Татарстан Республикасында Химиклар көненә әзерләнү һәм аны үткәрү, Әлмәт шәһәренең 60 еллыгын һәм нефть чыгара башлауның 70 еллыгын билгеләп үтү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратлары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре, химия тармагы хезмәткәрләре һөнәр берлеге вәкилләре, эре предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында Химиклар көне 23 майда билгеләп үтеләчәк һәм республика шәһәрләрендә бу көнне төрле чаралар үткәреләчәк. Түбән Камада, мәсәлән, академик В.И. Вернадскийның тууына 150 ел, П.А. Кирпичниковның тууына 100 ел булуны, Казан дары заводының 225 еллыгын, Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгын, Россиядә химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәр берлеге оешуның 95 еллыгын исәпкә алган чаралар оештыру планлаштырыла. Түбән Камада тантаналы һәм мәдәни-гавами чараларны әзерләү буенча министр урынбасары Хәмзә Баһманов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Указы белән агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәт шәһәре төзелүгә 60 ел һәм нефть чыга башлауга 70 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бәян итте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.